Манзарас урта мәктәбенең азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды
Мәктәптә бу уку елында 510 бала белем-тәрбия ала. Аларның һәммәсе кайнар аш белән тәэмин ителә. Белем йорты белән бер түбә астында урнашкан бакчага йөрүче 43 сабый өчен дә ризыклар биредә әзерләнә.
Манзарас урта мәктәбенең азык-төлек блогы республика программасы буенча үзенең «икенче яшьлеге»н кичерде.
Мәктәптә бу уку елында 510 бала белем-тәрбия ала. Аларның һәммәсе кайнар аш белән тәэмин ителә. Белем йорты белән бер түбә астында урнашкан бакчага йөрүче 43 сабый өчен дә ризыклар биредә әзерләнә.
«Безнең белем йортында быел зур үзгәрешләр булды. Моңа әле һаман күңел ышанмый. Районыбызның төзелеш оешмасы хезмәткәрләре уку елы ахырында эшкә керешкәннәр иде, өч ай эчендә азык-төлек блогын танымаслык итеп төзекләндереп тә чыктылар. Ремонт вакытында биредә коры диварлар гына калды, калган өлешләре тулысынча яңартылды. Идән, түшәм, тәрәзә, ишекләр, электр чыбыклары, суүткәргеч, канализация, җилләтү (вентиляция) системалары алышынды. Шулай ук ремонт вакытында яңа җиһазлар: заманча плитәләр, тәүлек дәвамында суны кайнар килеш тотучы казан, өстәл, стеллаж һәм башка кирәк-яраклар кайтты. Кызларга эшләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылды», — ди мәктәп директоры Альбина Мөхәмәтова.
Мәктәпнең аш-су бүлегендә дүрт хезмәткәр эшли. Ремонт вакытында алар өчен дә бүлмә ясалган, урамнан кергән һәм эш вакытында кия торган өс киемнәрен элү өчен аерым шкафлар куелган, хәтта душ та көйләнгән.
«Бер дә тик торырга вакыт юк. Яңартылган ашханәдә, заманча җиһазларда рәхәтләнеп, сөенеп эшлибез. Барлык продуктлар да вакытында кайта. Элек суны плитә өстенә куелган зур казаннарда кайнаткан булсак, хәзер көн дәвамында кайнар суга тилмергән юк. Парда пешерү җайланмасында әзерләнгән кәтлитләр дә шулкадәр сусыл, тәмле була. Балалар ризыкларны яратып ашый, сөтле ботка, тавык кәтлитләрен аеруча үз итә. Аларның тәлинкәләрен ялтыратып куюы, өстәмә дә сорап алуы, рәхмәт әйтүләре йөрәккә сары май булып ята», — ди пешекче Рузилә Мотыйгуллина.
Альбина Миннемулла кызы белән цехлар буйлап атлыйбыз. Кайсына гына керсәң дә, бар җирдә чисталык, тәртип, бүлмәләр ялт-йолт килеп тора.
«Беренчел, икенчел эшкәртү, кайнар һәм салкын, төяү-бушату, ит-балык савыт-сабаларын юу, пешерү, тарату цехлары һәммәсе тиешле санитар таләпләргә туры китерелде. Яшелчә, сөт ризыклары, ит-балык продуктлары өчен суыткыч, туңдыргычлар да хәзер өр-яңа», — ди җитәкче.
Мәктәптә технология дәресе вакытында 5–9 сыйныф кызларына шөгыльләнү өчен аерым кабинет бар иде. Төзекләндерү барышында әлеге бүлмәне дә читләп узмаганнар.
«Кызларыбыз укыту программасы нигезендә кулинария серләренә төшенә, шулай ук төрле салат, бутербродлар да ясый. Әлеге кабинетта иске бер җиһаз да калмады. Уңайлы шкафлар, киштәләр, аш-су бүлмәсе гарнитуры куелды. Шартлар тудырылды, хәзер кызларның тырышып шөгыльләнәселәре генә кала», — ди Альбина Мөхәмәтова.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы 4 елда 19 мәгариф учреждениесенең азык-төлек блогы яңартылган. 2026 елда Лубян мәктәбен әнә шундый ремонт көтә.
фото: Алсу Баһавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев