Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Май бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен пособиеләр вакытыннан алда түләнәчәк

Вакытыннан алда түләү акчаларны банк хисапларына алучы гаиләләргә кагылачак.

Россия Cоциаль фонды май башында түләнә торган балалар пособиеләрен вакытыннан алда — апрель ахырына кадәр күчерәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Май бәйрәмнәре уңаеннан Социаль фонд гадәти график буенча 3 майга кадәр килергә тиешле барлык балалар пособиеләрен 29-30 апрельдә күчерәчәк», — диелә хәбәрдә.

Вакытыннан алда түләү акчаларны банк хисапларына алучы гаиләләргә кагылачак. Почта бүлекчәләре аша пособиеләр алучылар түләүләрне май аенда алачак — «Россия Почтасы» графигына бәйле рәвештә 3 майдан 25 майга кадәр.

Шул ук вакытта өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләр стандарт график буенча — 5 майда башкарылачак.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев