Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

Роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программа кысаларанда төзелде.

Бүген Кукмараның тарихи Бакыр тавында роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды. Әлеге матур тантанага — спортның чаңгы төре белән кызыксынучыларны котларга дип районыбыз башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. 

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

«Чынлап та бик көтелгән мизгел. Хәтерләсәгез бу тирәне куе агачлык баскан иде. Энтузиастлар 2016 елда 30 еллык тарихы булган тау чаңгысы мәйданчыгы янында чаңгыда йөрү өчен трасса төзү идеясе белән мөрәҗәгать иткәч, аларга хәерхаклы карашта булып, рөхсәт биргән идем. Ә инде тиз арада — бер ай эчендә үк агачлардан арындырып куйганнарын күреп гаҗәпләндем», — дип сәламләп, чыгышын башлады район башлыгы. 

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

Бу эш төгәлләнгәннән соң биредә ут чыбыкларын сузып, яктырту эшләре башкарылачак дип вәгъдә иткән идем. Нәтиҗәдә аны үтәп, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Россия Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Илшат Фәрдиев ярдәме белән бу эш тә эшләнелде. Алга таба әлеге трассаны заманча, ягъни кар булмаганда роллерлы чаңгыда йөрерлек итеп эшләргә хыяллана башладык.

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

Проект ясап, 2023 елда заявка биреп, «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасына үтә алып, һәм федераль бюджеттан 117 миллион сум акча бирелде. Әлбәттә, муниципаль бюджет хисабына гына мондый күләмле эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр, яшьләр, балалар өчен бу трасса имульс булып, яңа үрләргә рухландырып торсын. 

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

Әгъзәм Гобәйдуллин да үз чыгышында кукмаралыларның спортны үз итүен, эшли дә, ял да итү белүләрен билгеләп үтте.

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

«Республикада ел саен 400ләп спорт корылмалары сафка баса. Сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйлибез, ә менә аның өчен шартлар тудырылу — бөтенләй икенче мәсьәлә. Бу яктан сезнең районда яшьләр өчен шартлар тудыруга зур игьтибар бирелә», — диде ул. 

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

... Трассаның башлангыч өлешендәге ал тасма киселеп, старт бирелгәннән соң, Кукмараның данлыклы тренеры Илфар Әхмәтов шәкертләре, алар белән бергә урта буын, ветеран спортчылар дәррәү булып юлга кузгалды. Яңа уңышлар, матур казанышлар юлы булсын ул.

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев