Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар тегү фабрикасының генераль директоры Рафаэль Голов белән хушлашты

Соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары, якыннары, фабриканың бүгенге һәм элеккеге хезмәткәрләре, район халкы килгән иде.

Районыбыз зур югалту кичерде: Кукмара тегү фабрикасының генераль директоры Голов Рафаэль Анатольевич мәңгелеккә арабыздан китте.

Рафаэль Анатольевич белән хушлашу аның өе янында үткәрелде. Соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары, якыннары, фабриканың бүгенге һәм элеккеге хезмәткәрләре, район халкы килгән иде.

Хушлашу сүзе белән якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифулиннар чыкты.

«Хөрмәтле якташлар, кадерле дуслар! Без бүген Рафаэль Анатольевичны соңгы юлга озатырга җыелдык. Ул районда гына түгел, республикада да ихтирамга лаек җитәкче булды. Без аның белән әле сыйныфташлар да. Бик акыллы, тыйнак, чибәр иде ул. Беркемгә тавыш күтәрмәде, авыр сүз әйтмәде, беркемне рәнҗетмәде. Сыйныфыбыз көчле, тырыш булды. Бик күпләребез югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапты. Рафаэль Анатольевич та 1986 елдан тегү фабрикасын җитәкләде. Бик авыр вакытларда да предприятиене саклап калды, бик күп кешене эш белән тәэмин итте. Мин аның беркайчан зарланганын хәтерләмим, хәтта авыруы хакында да берни әйтмәде, сиздермәде дә. Сыйныфташымны, якташымны югалту хәбәрен бик авыр кабул иттем. Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам, урыны җәннәттә булсын», - диде Римма Ратникова.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифулин район башлыгы Сергей Димитриев һәм үз исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен ирештерде. «Рафаэль Анатольевич турында үткән заманда сөйләү бик авыр. Кешелекле, ярдәмчел, чын мәгънәсендә легендар шәхес булды, үзенең саллы киңәшләрен бирә, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак булышырга әзер иде ул. 40 елга якын җитәкче булып эшләү дәверендә предприятиене күп җирләргә танытты, районның икътисадын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Рафаэль Анатольевичның урыны оҗмахта булсын, якыннарына Ходай сабырлык бирсен», - диде Азат Гарифуллин.

Рафаэль Анатольевич белән хушлашырга аның белән бергә эшләгән ветераннар да килгән иде.

«Мин 50 ел тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыктым. Шуның 29 елын Рафаэль Анатольевич кул астында хезмәт куйдым, план-икътисад бүлеген җитәкләдем. Безнең директорыбыз бик югары культуралы, әдәпле, тәртипле кеше иде. Беркем белән югары тонда сөйләшмәде, янына нинди генә мөрәҗәгать белән керсәк тә, кире борып чыгармады, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Болгавыр заманнарда да югалып калмады, тырышты, фабриканы саклап калды. Мин аңа бик рәхмәтле. Урыны җәннәттә булсын», - диде Фирдәүсә ханым Хәсәнова.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев