Кукмаралылар Новгород өлкәсендәге «Үлем үзәнлеге»ндә булып кайттылар
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Новгород өлкәсендәге «Үлем үзәнлеге»ндә булып кайттылар

Экспедиция барышында зур һәм җаваплы эш башкарыла.

Кукмара аграр көллияте студентлары «Кар десанты» отряды составында сугыш үткән җирләрдә — Новгород өлкәсенең Мясной бор авылы янындагы «Үлем үзәнлеге»ндә эзләнү эшләре үткәрде. 

Экспедиция барышында зур һәм җаваплы эш башкарыла: 13 хәрбинең калдыклары җир өстенә күтәрелә. Шулай ук 5 медальон табыла. Аларның икесе махсус экспертизага җибәрелә — бу табылдыклар һәлак булган сугышчыларның исемнәрен һәм язмышларын ачыкларга ярдәм итәргә мөмкин.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев