Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан ЮХИДИ ветераны Нурсил Мортазинга Рәхмәт хаты тапшырылды

Озак еллар дәвамында сез юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы культурасын арттыру, үсеп килүче буында юл-транспорт мохитендә куркынычсызлык күнекмәләрен һәм белемнәрен формалаштыру буенча зур һәм авыр, әмма бик иҗади, игелекле эш башкардыгыз, диелә документта.

Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ ветераны Нурсил Мортазин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчелеге сезне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәләре оешуга 90 ел тулу белән тәбрик итә!

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау – бай тарих һәм гореф-гадәтле, зур тәҗрибә тупланган хезмәт.
Озак еллар дәвамында сез юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы культурасын арттыру, үсеп килүче буында юл-транспорт мохитендә куркынычсызлык күнекмәләрен һәм белемнәрен формалаштыру буенча зур һәм авыр, әмма бик иҗади, игелекле эш башкардыгыз.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез”, - диелә документта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев