Кукмарадан Радик Минегалиев: «Эшләсәң, бар да була»
«Тормыш девизың нинди?» — дигән сорауга егермесе дә тулмаган егет шулай дип җавап биргәч, бераз гаҗәпләнеп калдым.
Бер уйласаң, студент чак — тормышның вак-төяк борчуларына артык игътибар итмичә, дөньяга ал күзлекләр аша карый торган чор.
Ләкин бүгенге әңгәмәдәшем яшьтәшләреннән бераз аерылып тора кебек. Радик Минегалиев студент булудан тыш, җырчы, видеолар төшерү, монтажлау белән мавыга, үзен журналистика өлкәсендә сыный — «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында практика узып, белемнәрен арттыра. Ә менә киләчәген сәхнә белән бәйләргә тели. Сәхнә дигәннән, беренче чыгышы балалар бакчасында була аның. Кукмара «Ләйсән» балалар бакчасында узган гаилә бәйрәмендә Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй» җырын башкара. Гомумән, әлеге җырчының репертуары белән яхшы таныш егет: әтиләре Роберт нәкъ менә Салаватның җырлары белән чыгыш ясап йөри, балалар да моны күреп, ишетеп үсә.
Кукмара беренче гимназиясенең беренче сыйныфын тәмамлагач, әнисе Римма ханым, Радикны җитәкләп, музыка мәктәбенә юл тота. Дулкынланып, Лилия Илдус кызының ишеген шакыйлар. Данлыклы «Улыбка» вокал ансамбле җитәкчесе Лилия Нурмиева егетне тыңлап караганнан соң, улы өчен борчылуы юкка чыга әни кешенең. Шул көннән тәҗрибәле педагог Радикны үз канаты астына ала. Егет актив рәвештә төрле конкурс-фестивальләрдә катнаша, җыр дөньясында кайнап яши башлый. Шундый фестивальләрнең берсендә уңышлы чыгып ясап, Кырымда ял итү бәхете дә елмая. Сәхнәгә тәүге адымнарын ясаганда һәрьяклап ярдәм иткән, юл күрсәткән Лилия Илдус кызына бик рәхмәтле алар.
Радик тик тора торганнардан түгел, вокал белән генә чикләнми: 8 сыйныфта укыганда гитара сыйныфына укырга керә, параллель рәвештә әлеге уен коралында уйнау серләренә төшенә. Мәктәп тормышында да актив катнаша, уку дәверендә барлык чараларда да чыгыш ясый ул.
Мәктәп программасын үзләштерү, түгәрәкләргә йөрү, конкурсларда катнашу, аларга әзерлек, әлбәттә, күп вакыт һәм көч таләп итә. Кайбер яшүсмерләр кебек юкны бушка аударып йөрергә вакыты да калмый.
Музыкага мөкиббән егет үзе дә җырлар яза. Тәүге җыры — «Зәңгәр күзләрең» нәкъ менә мәктәп елларында иҗат ителә. Беренчел варианты бераз үзгәртелсә дә, уңышлы булып чыга ул. Ә җырның язмышын очраклы булмаган очрашу хәл итә. Мәктәпне тәмамлыйсы елны, чыгарылыш кичәсенә әзерлек вакытында егет җырчы, алып баручы Алия Мөбарәкова белән таныша. Иҗади яшьләр уртак телне тиз таба, башта «Зәңгәр күзләрең» җыры дөнья күрсә, соңрак «Кайнар упкын» җыры тыңлаучылар күңелендә үз урынын таба. Шулай итеп, уртак тырышлык, хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, дуэт җырлар яздырыла, клиплар эшләнә. Бүгенге көндә дә алар бергәләп концертларда чыгыш ясыйлар.
Хәзерге вакытта егет Казан федераль университетының журналистика һәм татар филологиясе факультетының икенче курсында белем ала. Гаиләдә ике бөртек алар: энесе Рәсүл белән кечкенәдән бик тату үсәләр, ялларда гаиләсен сагынып кайта егет. Әби-бабай өчен дә бик кадерле онык ул. Якыннары һәр башлангычын хуплап, терәк булып торалар.
«Улымның дуслары да үзе кебек, иҗади, яхшы күңелле. Сыйныфташлары белән дә гел элемтәдә торалар. Мин улларым белән горурланам, алар өчен язмышыма рәхмәтлемен. Бәхетле киләчәк телим үзләренә», — ди Римма ханым.
Киләчәгең якты булсын, зәңгәр күзләрең бәхеттән гел янып торсын, Радик!
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев