Кукмарадан Гөлшат Шаһиева 33 ел «Татэнергосбыт» оешмасында хезмәт куя
Гөлшат апа хезмәт юлын кешеләр белән эшләүгә багышлаган, әле дә клиентлары — физик затлар.
Кукмарадан Гөлшат Шаһиева — үз һөнәренә тугры райондашларыбызның берсе. 33 ел инде ул «Татэнергосбыт» оешмасында белгеч булып хезмәт куя.
Җитәкчеләре Раниф Сабирҗанов аны мактап кына телгә алды:
— Оешмабызның миссиясе буенча клиентларыбызны энергия белән тәэмин итү ышанычлы һәм уңайлы булырга тиеш. Гөлшат Габделхәй кызы — әлеге бурычны үтәү өчен барлык таләпләрне җиренә җиткереп башкара торган бик тәҗрибәле, еллар белән сыналган хезмәткәр. Аңа тулысынча ышанырга була, чөнки ул эш барышында килеп туган күпчелек проблемаларны мөстәкыйль хәл итәргә сәләтле, — диде ул.
Ә Гөлшат апа — никадәр тәҗрибәле белгеч булса да, бик тыйнак, оялчан кеше, клиентларга да һәрчак ягымлы, ачык йөзле ул. Тормышы турында да гади итеп, кыскача гына бәян итте. Ул Кукмарада өч балалы гаиләдә дөньяга килгән, әтисе — шофер, әнисе шәһәр электр челтәре оешмасында хисапчы булып эшләгән. Әнисенең калькулятор төймәләренә басып, шалт-шолт исәпләгәне кызны да әлеге өлкәгә җәлеп иткән. Ул беренче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Малмыж районындагы Сәвәли техникумында хисапчы һөнәре буенча белем алган.
— Укып кайткач, хезмәт юлымны әнием янында контролер буларак башлап җибәрдем. Ул вакытта оешма иске хәрби комиссариат дип йөртелүче бина янында урнашкан иде. Поселокта яшәүчеләрнең электр энергиясен исәпләү приборларының күрсәткечләрен җыйдык. Әле син барган вакытта өйләрендә булмаска да мөмкиннәр, төшке ашка кайтканнарын яки кич җиткәнен көткән чаклар да булды. Тормыш иптәшем хезмәтемне аңлап кабул итте, бергәләп ике ул тәрбияләп үстердек, инде аларның үз тормышлары, — дип сөйләде белгеч. — Ул вакытта компьютерлар юк, бөтен саннарны кулдан яза, түләүләрне кулдан исәпли идек. Поселок буенча ике контролер эшләдек. Фидания апа Әскәрова, Светлана Габдрахманова, Гөләндәм Мөхәррәмовалар эшкә өйрәтте. 2005 елда үзгәрешләр булып, контролерлар "Татэнергосбыт«ка белгеч буларак күчте. Алга таба без биредә утка вакытында түләүләр белән генә шөгыльләнә башладык. 2019 елда бердәм исәп-хисап үзәге «Татэнергосбыт» оешмасы белән берләштерелде, коммуналь түләүләрнең вакытында башкарылуын да контрольдә тоту безгә йөкләнде.
Гөлшат апа хезмәт юлын кешеләр белән эшләүгә багышлаган, әле дә клиентлары — физик затлар. Еш кына телефоннан аралаша, төрле сорау белән офиска килүчеләрне кабул итә. Оешмабызның төп принцибы — клиентларга юнәлгәнлек, ди ул. Тик төрле холыклылар очрый. Шуңа күрә аңа сабыр булырга, һәркем белән шәхси якын килеп эшләргә туры килә. Ә моның өчен "Татэнергосбыт"та бөтен шартлар тудырылган, бердәм коллектив тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев