Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадагы пиротехник эшләнмәләр сатылучы сәүдә нокталарына рейд оештырылды

Пиротехник эшләнмәләр — югары куркыныч чыганагы, шуңа күрә аларны сату һәм куллану вакытында таләпләрне үтәү һәркем өчен дә мәҗбүри.

Яңа ел якынлашкан саен кибет киштәләрендә пиротехник эшләнмәләрне көннән-көн күбрәк очратасың. Фейерверк, салют, бенгаль утлары бәйрәмгә ямь өстәсә дә, алар белән эш итү аерым игътибар һәм җаваплылык таләп итә.

Шушы көннәрдә Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре Фәрхәд Кәримуллин, Фаиз Шәфигуллиннар белән берлектә шәһәрдәге пиротехник эшләнмәләр сатылучы сәүдә нокталарын барладык. Профилактик рейдның төп максаты янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү, сәүдә итүчеләргә һәм сатып алучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү иде. 

«Быелның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы режим кертеләчәк. Әлеге чорда 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объектларыннан 500 метрда, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кеше күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан, шәхси һәм күпфатирлы йортлардан 30 метрдан якынрак арада, шулай ук җилле көннәрдә файдаланырга ярамый. 4, 5 класстагы пиротехника техник билгеләнеш өчен дип санала һәм аны махсус лицензияле оешмалар гына куллана ала, — ди бүлекнең өлкән дознавателе Фәрхәд Кәримуллин. — Ел саен пиротехник эшләнмәләрне дөрес кулланмау нәтиҗәсендә янгыннар чыга, кешеләр төрле җәрәхәтләр ала. Бәла-казалар булмасын өчен саклык белән эш итәргә, пиротехниканы балалар кулына бөтенләй дә бирмәскә кирәк. Янгын сүндерү чаралары да әзер торырга тиеш».

Чыршы, гирлянда, мишура, шәм, декоратив лампа, уенчык һәм башка бәйрәм атрибутлары сатылучы сәүдә ноктасында да булдык. Ялтыравык бизәкләр өйләргә ямь, күңелләргә бәйрәм рухы өстәсә дә, аларны сайлаганда һәм кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска кирәк. 

«Кайбер кешеләр йортларын, капка, ишегалларын тышкы яктан гирляндалар белән бизәргә ярата. Без болай эшләмәскә киңәш итәр идек. Килешәбез, матур. Әмма иминлек һәрвакыт беренче урында торырга тиеш. Саклык чараларын үтәгәндә генә бәйрәм чын мәгънәсендә якты, күңелле һәм хәвефсез булачак», — дип искәртә инспекторлар. 

Кукмарада пиротехник эшләнмәләр сату буенча махсус лицензиясе булган биш кибет бар. Рейд барышында Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре сатучылар белән аралашты, пиротехник продукциянең тиешле документлары, сертификаты булуын, саклау шартларының нормаларга туры килүен, сату нокталарының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен дә күз уңыннан үткәрде. 

«Тиешле документ, сертификатлары булмаса, таләпләр катгый. Тикшерүләр вакытында сәүдә ноктасының мәйданы да исәпкә алына. Әгәр бина 25 квадрат метр икән, анда пиротехник продукциянең гомуми күләме 100 килограммнан артмаска тиеш. Закон таләбен үтәмәүчеләр штрафка тартыла, шулай ук административ җаваплылык та каралырга мөмкин, — ди өлкән дознаватель Фәрхәд Кәримуллин. — Пиротехник эшләнмәләр — югары куркыныч чыганагы, шуңа күрә аларны сату һәм куллану вакытында таләпләрне үтәү һәркем өчен дә мәҗбүри».

Инспекторлар пиротехника сатып алучыларга берничә мөһим кагыйдәне искәртте:

  • Пиротехник эшләнмәләрне махсус сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга кирәк. 
  • Эшләнмәнең куллану инструкциясен игътибар белән уку зарур. Маркировкадагы мәгълүмат рус телендә язылган булырга тиеш. 
  • Кабы бозылган, саклану вакыты чыккан продукцияне куллану катгый тыела.
  • Пиротехниканы өй эчендә җылыту приборлары янында, балалар кагыла торган урыннарда саклау куркыныч.
  • Салют, ракета һәм башка пиротехник эшләнмәне файдаланганнан соң, аны утильләштерү мөһим. 

Янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре искәрткәнчә, бәйрәм күңелле истәлекләр генә калдырсын өчен, һәркем: сәүдә итүче дә, сатып алучы да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Яңа елны шатлык, иминлек һәм тынычлык белән каршы алу — безнең уртак бурыч.

Илмир Миннехуҗин, сатучы:

— Безнең кибет инде 2020 елдан эшли. Бары тик сертификатлы продукция генә тәкъдим итәбез. Салют, шартлаткыч (петарда), бенгаль утлары һәм башка пиротехник эшләнмәләрнең һәммәсенең документлары бар, саклану вакыты билгеләнгән. Закон таләпләрен тиешенчә үтибез, 18 яшькә кадәргеләргә продукциянең берсе дә сатылмый. Теге яисә бу эшләнмәне тәкъдим иткәндә куллану инструкциясен күрсәтәбез, ничек файдаланырга кирәклеген дә аңлатабыз. 

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта штрафлар суммасы 2 тапкырга арта. 

Тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән өчен: 

  • гражданнар — 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр,
  • вазыйфаи затлар — 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, 
  • эшмәкәрләр — 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр, 
  • юридик затлар 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев