Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада зөбәрҗәт туйларын үткәрүче пар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Габделхәй абый тумышы белән Чуллы авылыннан, ә Хәлимә апа – Кукмарадан.

Кукмарада яшәүче Хәлимә һәм Габделхәй Сираҗиевлар бергә яшәүләренә 55 ел тулу уңаеннан зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. 

Районның Никахлашу сараенда бик матур пар Хәлимә һәм Габделхәй Сираҗиевларны хөрмәтләү тантанасы узды. 
Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов, юбилярларның балалары, туганнары, якыннары килгән иде. 

Резеда Гаянова әлеге матур парга үзенең иң матур, иң изге теләкләрен ирештерде, нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да бергә бәрәкәтле гомер кичерүләрен теләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Валентин Константинович та үзенең матур котлау сүзләрен ирештерде. 

55 ел бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Сираҗиевлар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Габделхәй абый тумышы белән Чуллы авылыннан, ә Хәлимә апа – Кукмарадан. 

Гаилә башлыгы колхозда механизатор булып эшли, Кукмарага күченеп килгәч, ПМК-25 оешмасына тракторчы булып урнаша. Озак еллар шул оешмада эшләп, лаеклы ялга чыга. Хуҗабикә унсигез яше тулгач, мех фабрикасына тегүче булып эшкә керә. Күп еллар мастер булып хезмәт куя, читтән торып җиңел сәнәгать техникумын тәмамлый. Фабрикадан лаеклы ялга китә. 

Хәлимә апа белән Габделхәй абый өч балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә аларның сигез оныклары, биш оныкчыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев