Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Яңа ел чыршысын ачтылар

Кунаклар игътибарына җирле коллективлар театраль тамаша тәкъдим итте.

Бүген Кукмара үзәгендәге төп чыршыны ачу тантанасы булды.

Ел саен 22 метрлы чыршыкай Комсомол мәйданына урнаштырыла. Якты уенчыклар, гирляндалар һәм йолдыз белән бизәлгән чыршы быел да кукмаралыларны һәм район кунакларын сөендереп торыр.

Мәйданда «Утлар белән балкы, Чыршы» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булды.
Кукмаралылар өчен район Мәдәният йорты иҗат коллективларының чыгышлары, биюләр, җырлар оештырылды.

«Бирегә гаиләбез белән килдек. Балаларны суык куркытмый. Өебездә Яңа ел чыршысын декабрь башында ук бизәдек, хәзер менә төп чыршыны ачу тантанасында катнашабыз. Биредә бик матур, бигрәк тә кичен төрле төстәге утлар кабынгач. Хәзер менә түземсезлек белән кар явуын көтәбез», - дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Кукмарадан Алинә.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»​​​​​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев