Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада хезмәт һәм батырлык турында сөйләштеләр

Дәрес формаль рәвештә түгел, ә укытучының укучыларга биргән соравы белән башланды: «Бүген сезнең өчен „Хезмәт“ һәм „Батырлык“ сүзләре нәрсәне аңлата?»

Манзарас урта мәктәбендә Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватаныбызны данлыйбыз» исемле парламент дәресе узды.

Парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова катнашты.

Дәрес формаль рәвештә түгел, ә укытучының укучыларга биргән соравы белән башланды: «Бүген сезнең өчен „Хезмәт“ һәм „Батырлык“ сүзләре нәрсәне аңлата?» Җаваплар төрле булды: экстремаль шартларда кылынган каһарманлык турында классик күзаллаулардан алып, көндәлек тормышка якынрак фикерләргә кадәр. Батырлык темасына күчеп, дәрестә катнашучылар кеше язмышын хәл итә торган мизгелдә нинди көчләр этәргеч бирүе турында да фикер алыштылар. Тарихи мисаллар, Бөек Ватан сугышы геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, волонтерлар турында сөйләштеләр.

Дәрес ахырында депутат яшьләрнең бүгенге шәһәр тормышында ничек катнаша алулары, моның өчен нинди мөмкинлекләр булуы турындагы сорауларына җавап бирде. Әңгәмә эчкерсез һәм ачык узды.

Әлеге парламент дәресе лекция түгел, ә буыннарны тоташтыручы күпер булды. Ул хезмәт, бурыч, батырлык кебек төп кешелекле кыйммәтләр турында сөйләшүнең һәрвакыт актуаль булуын, ә аның ихласлыгы һәм тирәнлеге әңгәмәдәшләрнең дәрәҗәсенә түгел, ә бер-берсен ишетергә һәм аңларга әзер булуына бәйле икәнен күрсәтте.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев