Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада волонтерлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәрү өчен тугызынчы автомунчаны ясый

Ул юыну, киенү-чишенү өлешләреннән торачак.

«Сугышчан кардәшлек Кукмара» оешмасы базасында махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр өчен автомунча ясау эшләре бара. 

Кукмарада волонтерлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәрү өчен тугызынчы автомунчаны ясый

«Әлеге мунча — тугызынчысы. Ул башкалары шикелле үк юыну, киенү-чишенү өлешләреннән торачак. Барлык эшне дә балта остасы, эретеп ябыштыру һәм тимерчелеккә кулы яткан егетләр белән бергә башкарабыз. Фәнис Кәримуллин, Николай Петухов, Раиф Шакирҗанов, Сергей Петров, Илшат Әхмәтҗанов һәм башкалар зур тырышлык күрсәтә. Хәзерге вакытта мич һәм кайнар су өчен 150 литрлы мичкә урнаштырылды. Аның янында тагын өстәмә ике мичкә урын алачак. 30ар литрлы салкын су савытларын ләүкә астына тезеп куярга планлаштырабыз. Электр чыбыклары сузасы, лампочкалар урнаштырасы, агач такталардан идән ясыйсы бар. Шулай ук мунчада кер юу машинасы да урын алачак. Бензин белән эшли торган генератор, теләсә кайсы плотинадан су суыртып алу өчен насос, шланглар да әзерлибез», — ди автомунча ясау белән шөгыльләнүче волонтер Хәлим Гобәйдуллин.

Кукмарада волонтерлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәрү өчен тугызынчы автомунчаны ясый

«Сугышчан кардәшлек Кукмара» оешмасы җитәкчесе Радик Габдрахманов автомунчада аерым савытларга чиләк, табак, чүмеч, кер юу порошогы, сабын, шампунь, мунчала һәм башка кирәк-ярак та тутырылачагын билгеләп үтте.

«Шулай ук миһербанлы, олы йөрәкле кешеләр ярдәме белән тупланган гуманитар ярдәм, укучылар әзерләгән блиндаж шәмнәренә дә урын табылачак. Чөнки боларның һәммәсе дә хәрбиләргә бик кирәк. Ә инде автомунчага килсәк, төзелеш материаллары белән райондашыбыз Фәнил Хөрәмшин булышты, тимер мичне Васыйл Гарифуллин бирде», — диде ул.

Кукмарада волонтерлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәрү өчен тугызынчы автомунчаны ясый

Автомунча ясала торган ГАЗ-66 автомобилен Ижау шәһәреннән алып кайтканнар.

«Безнең Ижауда таныш инженер бар. Аның белән гел элемтәдә торабыз. Бу юлы да хәбәр килеп ирешүгә, шунда юл тоттык. 1990 елгы ГАЗ-66 автомобиле бик аз чакрым йөргән, техник торышы да яхшы. Аны сатып алуга Валерий Смолюк ярдәм итте. Без аңа бик рәхмәтле. Автомунча ясау эшләрен төгәлләп, бер кат яхшылап машинаның төзеклеген тикшергәч, аны махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкбез. Алга таба да бергә һәм бердәм булыйк!» — ди волонтер Ришат Мөхәммәтов. 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6