Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада суд бер хатын-кызның автомобилен конфискацияләгән

Гаепләнүче исерткеч эчемлек куллану-кулланмавын ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 38 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә (исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган затның кабат автомобиль белән идарә итүе) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 16 сентябрендә хөкем ителүче, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш, үзенең «Фиат Пунто» автомобиле руле артына утырган. Кукмара шәһәренең Магистральный урамында транспорт чарасын юл-патруль хезмәте инспекторлары туктаткан. Гаепләнүче исерткеч эчемлек куллану-кулланмавын ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Аның элегрәк исерек килеш автомобильдә йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылганы булуы ачыкланган.

Хатын-кыз үз гаебен таныды. Суд аңа 5 мең сум күләмендә штраф, 1 ел да 10 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, автомобильне конфискацияләү дигән җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев