Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара Мәдәният йортында киңәйтелгән утырыш узды

Утырыш авыл җирлеге башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында үтте.

Бүген район Мәдәният йортында авыл җирлеге башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында киңәйтелгән утырыш үткәрелде. 

Утырыш район инфраструктурасының 2025-2026 елларның кышкы чорына һәм Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекнең барышы турында доклад белән башланып китте. Әлеге темага агымдагы эшләр һәм актуаль бурычлар турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин чыгыш ясады.

Район башлыгы Сергей Димитриев, аның фикерен дәвам итеп, юл һәм коммуналь хезмәтләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Ул техниканың әзерлеген, бозлавыкка каршы материалларның булуын һәм һава шартлары начарайганда килеп туган авырлыкларны тиз арада хәл итүнең мөһимлеген ассызыклады.

«1 декабрьгә кадәр предприятие һәм оешмалар үз биналарын һәм янәшәдәге территорияләрне Яңа ел бәйрәме рухында бизәргә тиеш. Кыскасы, 1 декабрьгә кадәр барлык предприятиеләр һәм оешмалар актив рәвештә Яңа ел бәйрәме өчен әзерлек эшләрен башларга тиеш, чөнки бу — безнең шәһәрләрне һәм авылларны матурлау, кешеләрне берләштерү һәм бәйрәм рухын тудыру өчен менә дигән мөмкинлек», — диде ул. 

Районыбызда төрле программалар буенча тораклар төзелә, юллар ремонтлана, җәмәгать урыннары төзекләндерелә, экологик мәсьәләләр хәл ителә. Утырышта катнашучыларны Башкарма комитеты җитәкчесенең инфрактура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов район терреиториясендә төзелеш проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды.

«Барлык структур бүлекчә җитәкчеләреннән эшләрнең сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итүләрен, подряд оешмалары һәм гражданнар белән үзвакытында хезмәттәшлек итүләрен сорыйм. Авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә проектларны гамәлгә ашыруның барышын шәхсән күзәтеп тору һәм килеп туган кыенлыклар турында оператив хәл итү өчен үзвакытында хәбәр итүләре, гамәлдәге программалар белән танышып, аларны өйрәнеп үз җирлекләренә кертү өчен оператив, актив эшләүләре кирәк», — диде әлеге тема буенча район башлыгы.

Утырыштагыларны махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм аларга ярдәм итү чаралары турында территориаль үсеш бүлеге баш белгече Зөһрә Гарифуллина таныштырды. Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин исә 2025 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде. Ә Түбән Үрәс урта мәктәбе директоры Ирек Гайнетдинов белем бирү учреждениесе эшчәнлеге белән таныштырыды.

Утырыш ахырында район башлыгы Сергей Димитриев:

«1 декабрьгә кадәр салым түләргә вакыт аз калды. Барлык авыл җирлекләре башлыкларыннан, предприятие һәм учреждение җитәкчеләреннән халык һәм хезмәт коллективлары арасында эшне активлаштыруларын сорыйм», — диде.

Һәркем үз территориясендә салым җыю өчен шәхси җаваплылык тотарга, салым җыю югары булырга һәм даими контрольдә булырга тиеш дип ассызыклады ул. Район башлыгы шулай ук Ядегәр авыл җирлегенең махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү буенча уңай тәҗрибәсен үзләштерергә, урыннарда бердәмлеккә, патриотик инициативаларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.

Утырышта төрле өлкәләрдә хезмәт куючы бер төркем алдынгылар, республика күләмендә спорт бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән (үлгәннән соң) бүләкләнгән рядовой Искаков Сергей Анатольевичның бүләген аның әнисе Эльвира Искаковага тапшырдылар. 

Хәзер Запорожье өлкәсе территориясендә «Барс-Сармат» махсус билгеләнеш үзәге составында хезмәт итүче Алексееваның кызы Динара Равил кызын лаеклы тәрбияләгәне өчен Венера Хәйруллина «СВО катнашучысының әнисе» медале һәм үзәк җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: Илназ Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев