Кукмарада Өлкәннәр декадасы уңаеннан авыл хуҗалыгы продукцияләре ярминкәсе оештырылды
Иртәнге алты тулып китүгә үк сату нокталарында беренче сатып алучылар үзләренә кирәкле товарларны ала башлады.
Бүген Кукмараның райпо ишегалдындагы мәйданчыкта Өлкәннәр декадасы уңаеннан авыл хуҗалыгы продукцияләре ярминкәсе оештырылды.
Иртәнге алты тулып китүгә үк сату нокталарында беренче сатып алучылар үзләренә кирәкле товарларны ала башлады.
Ит, бәрәңге, чөгендер, кишер, кабак һәм ташкабак, ипи, бал продукцияләре, суган-сарымсак, кәбестә, салам һәм ашлыктан башка кипкән файдаоы үләннәр, казылыклар, оекбашлар да сатып алырга була иде.
Кәркәвеч һәм Ош.Юмья урта мәктәпләре хезмәткәрләре ярмикәгә килүчеләрне кайнар чәй һәм кайнар коймак белән сыйлап торса, район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең матур чыгышлары белән ямь бирде.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев