Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» социаль дәүләт фондының координаторлары белән очрашу узды

Фондның төп бурычы — махсус хәрби операция ветераннарына, аларның гаиләләренә, ата-аналарына, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына ярдәм итү.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен оештырылган «Ватанны саклаучылар» социаль дәүләт фондының Балтачтагы филиалы координаторлары Дилүс Гатиятуллин һәм Гөлүзә Сәгъдиевалар Кукмарада булып, район хакимияте җитәкчелеге белән очраштылар.

Кукмарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» социаль дәүләт фондының координаторлары белән очрашу узды

«Без Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары белән эшлибез. Төп бурычыбыз — махсус хәрби операция ветераннарына, аларның гаиләләренә, ата-аналарына, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Сораулар социаль, медицина, юридик өлкәгә карарга мөмкин. Гомумән, махсус операция зонасыннан кайткан хәрбиләр, аларның гаиләләрен борчыган сорауларга җаваплар табарга булышабыз», — дип сөйләде социаль координатор Дилүс Гатиятуллин.

Кукмарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» социаль дәүләт фондының координаторлары белән очрашу узды

Очрашуда җирле хакимият, социаль хезмәтләр һәм координаторларның үзара эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Шулай ук фондка сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев