Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада иң күп район газетасына яздырган ике хат ташучы бүләкләнде

Нәкъ менә почтальоннар тырышлыгы нәтиҗәсендә газеталар һәр йортка үзвакытында барып җитә, район тормышы белән бәйләнеш өзелми.

2026 елның беренче яртыеллыгы өчен «Хезмәт даны», «Трудовая слава» һәм «Вамыш» газеталарына язылуны иң күп оештырган почтальоннар арасында конкурс игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә әлеге бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. 

Конкурста уңышлы нәтиҗәләр күрсәткән почтальоннарның берсе — шәһәрнең Нур Баян урамындагы почта бүлекчәсендә хезмәт куючы Гүзәл Биктимерова. Ул әлеге вазыйфага 2019 елда килә. 

«Сабырлык һәм төгәллек сорый торган почтальон һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Хезмәтемне яратып башкарам», — ди Гүзәл. 

Почтальон — вакытлы матбугат белән укучы арасындагы мөһим күпер. Нәкъ менә алар тырышлыгы нәтиҗәсендә газеталар һәр йортка үзвакытында барып җитә, район тормышы белән бәйләнеш өзелми. 

Гүзәл Габтелфәрит кызының хезмәт участогына әлеге микрорайондагы 15ләп урам керә. Биредә шәхси һәм күпкатлы йортлар шактый. 

«Газета-журналларга яздыру кампаниясе чорында һәркем белән аерым сөйләшергә туры килә. Газетаның эчтәлеге, файдасы, әһәмияте турында аңлатабыз. Шуның өчен әлеге чорда райондашлар белән тагын да якынаясың. Кемдер үзенең шатлыгы белән уртаклаша, ә кемдер күңеленә җыелган моң-зарларын сөйли. Ялгыз яшәүчеләр өчен хат ташучы — аеруча да көтеп алынган кунак, — ди ул. — Заманча технологияләр көннән-көн үссә дә, шөкер, арабызда газетаны кулга алып укырга теләүчеләр дә бар. Бу юлы район газетасына язылу буенча аеруча активлык күрсәттек. Мондый бәйгеләр почта хезмәткәрләрен яңа уңышларга рухландыра. Алга таба да район газетасы укучыларын арттыру юнәлешендә бердәм эшләүне дәвам итәрбез дип ышанам». 

Җиңүчеләр рәтендә Югары Чура почта бүлекчәсеннән Эльвира Алексеева да бар. Ул 2002 елда почтальон булып эшкә урнаша.

«Әлеге хезмәт беренче карашка җиңел кебек тоелса да, чынлыкта ул кешеләр белән аралаша белү сәләте, зур җаваплылык һәм рухи чыдамлык та таләп итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, хат ташучы үзенә йөкләнгән бурычларын төгәл үтәргә тиеш. Мин 2017 елга кадәр бу эшне тырышып, бар күңелне биреп башкардым да, аннары үземне кибетче буларак сынап карарга булдым. Әмма җиде елдан соң, 2024 елның гыйнварында, кабат почтага әйләнеп кайттым. Хәзер бүлекчә җитәкчесе вазыйфасын башкарам, шулай ук почтальон эшен дә алып барам», — ди Эльвира ханым. 

Югары Чура почта бүлекчәсенә Пчеловод, Поршур, Югары һәм Түбән Чура, Ядегәр, Түбән һәм Югары Шәмәрдән, Тарлау авыллары керә. Халыкка Эльвира Алексеевадан тыш, тагын өч почтальон хезмәт күрсәтә. 

«Минем карамакта — Югары Чура һәм Пчеловод авыллары. Газета-журналлар өләшкәндә улым да булыша. Аның белән тиз генә эшне башкарып чыгабыз. Авылларның мессенджерларда ачылган төркемнәре белән эшләү уңайлы: пенсия, субсидияләр килү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю хакында алдан хәбәр итәм. Халык билгеләнгән вакытта килә, бик уңайлы», — ди әңгәмәдәшем. 

Язылу кампаниясе чорында һәр йорт ишеген шакымыйча мөмкин түгел.

«Газета укучы белән иң элек ихлас аралашу кирәк. Кешегә күңел җылысы бирмәсәң, нәтиҗә дә булмый, — ди Эльвира ханым. — Почтальон кызлар белән: «Кышкы чорда тиешле планны тутыра алырбызмы икән?» — дип борчылган идек, юкка булды. Шөкер, күрсәткечләребез начар түгел. Мин үзем бу юлы 135 кешене район газетасына яздырдым». 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев