Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Равил Закиров 90 яшьлек юбилеен каршылады

Равил абый гаиләсе белән күп еллар Себер якларында яшәгән, авыр һәм җаваплы хезмәттә — бульдозерчы булып эшләгән.

Кукмарада гомер кичерүче Закиров Равил Таһир улы үзенең күркәм гомер бәйрәме — 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле көн балалары, туганнары, якыннары һәм оныклары өчен дә зур шатлыкка әверелде.

Туган көн иясен юбилее белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, «Наз» социаль ярдәм үзәге директоры Гөлүсә Әхәтова, шәһәр башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев котлады. Алар юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр, район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Равил абый гаиләсе белән күп еллар Себер якларында яшәгән, авыр һәм җаваплы хезмәттә — бульдозерчы булып эшләгән. Үз эшенә һәрвакыт җаваплы карап, намус белән хезмәт куйган. Аның тырышлыгы, сабырлыгы, көчле рухы күпләр өчен үрнәк булып тора.

Пар канаты Рәфига апа белән бергәләп кыз һәм ул үстереп, аларны тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Балалары бүгенге көндә дә әти-әниләренә таяныч һәм терәк булып торалар.

Хәзерге вакытта Равил абый белән Рәфига апа тигезлектә, аңлашып, матур гомер кичерәләр. Өч онык һәм өч оныкчык әби-бабасына якыннарының игътибары, кайгыртуы, хөрмәте көч-дәрт биреп тора.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев