Ир-ат гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 21 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Ул банк счетыннан акча урлауда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның апреленнән июленә кадәр гаепләнүче, Кукмара шәһәрендә абыйсының йортында яшерен рәвештә аның кесә телефонын алып, кушымта аша банк счетыннан акчасын урлый.
Ир-ат гаебен таныды һәм урланган 24 мең сумнан артык акчаны кире кайтарды. Җинаять эше район судына карау өчен җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев