Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче 30 ел стажы булган шофер Фәннур Закиров: «Юлларда исән-сау йөрергә, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын»

Бүгенге көндә хезмәттәшем Нургаян Әхәтов белән икебез ике машинада Шәмәрдән, Саба урманнарыннан Кукмарага киселгән агачларны алып кайтабыз, ди Фәннур Закиров.

«Җәй көне урмандагы яшеллек үзе бер матурлык бит ул. Ә кышкы урманга килеп керсәң, инде гел үзенчә: бар җирдә аклык... Агачларның ботакларына сыкы сарып бәсләнеп тә китсәләр, матурлык тагын башкача ачыла. Иртә белән мондый көннәрдә кояш чыкканда бигрәк тә икенче инде, әле фоторәсемнәргә дә төшереп алам», — ди Фәннур.

Бу сүзләрне 30 ел дәвамында куәтле техниканы — КамАЗ йөртүчедән ишетүе берникадәр гаҗәпләндерде һәм, ул сөйләгәндә, сезнең дә шулаймы икән, барысы да күз алдыннан үтте. Табигатьне күркәм итеп тасвирлап бирүченең күңеле дә, ышанам, чиста буладыр ул.

Фәннур Закиров Кукмарада туып-үсә. Башка бик күп егетләр шикелле аның да машина йөртүче буласы килә. ДОСААФта укып, таныклык алгач, ул туп-туры Кукмарадагы юл-төзү идарәсенә килә. Әмма шул чактагы җитәкче Равил Хәсәнов: «Энем, син я „Сельхозхимия“, я РайПОга кереп, әзрәк стаж җый, тәҗрибә тупла әле. Аннан соң гына КамАЗда эшләргә килерсең», — ди. «Сельхозхимия»дә бер иске генә машина бирәләр үзенә. «Урал»ны сүтеп яңадан җыя, шуның белән басуларга берничә ел известь таратып йөри Фәннур. Әмма күңел һаман хыялдагы машинаны йөртә бит әле...

Таный данлыклы юл төзү оешмасы җитәкчесе үҗәт егетне. Ала эшкә.

«11 ел дәвамында җәйләрен КамАЗда иртәнге сәгать алтыдан төнгә кадәр бер ялсыз эшли идек, юл салучыларга асфальт ташыдык. Ә кыш көне безнең өстә ком алып кайту иде. Эшләгәнебезне күрә белүче, кешелекле җитәкче иде ул. Ышанычы зур булды, хөрмәт итте, заманында фатир алып бирде. Мөмкинлектән файдаланып, бер фикеремне җиткерим әле: районыбызны үстерүгә Равил Хәсәновның хезмәте күп керде, шәһәрдәге берәр урамга аның исеме дә бирелсә яхшы булыр иде», — ди Фәннур.

Җитәкчелек алышынып, ул чорда эш шартлары начарлангач, Фәннур хезмәт юлын башка оешмада дәвам итә. Тагын үзен «дорожный»га чакырып алалар. Шул вакытта андагы көчле техника белән Кукмара урманчылыгы тракторларын бер урыннан икенче җиргә күчергәндә Фәннурның әлеге оешмага кереп эшләү теләге барлыкка килә. 

Кукмарада яшәүче 30 ел стажы булган шофер Фәннур Закиров: «Юлларда исән-сау йөрергә, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын»

Кукмара урманчылыгына яңа бортлы КамАЗ машинасы кайткач, җитәкчесе Илсаф Хәев аны үзләренә чакыра. Һәм менә инде дистә елдан артык Фәннур Закиров биредә эшли. 

«Беренче елларны әлеге машина белән Түбән Кама шәһәренә йөрдем, такталар, әзер борыслар ташыдым. Ә аннан соң үзе төйи, ташый торган КамАЗга утырдым. Бүгенге көндә хезмәттәшем Нургаян Әхәтов белән икебез ике машинада Шәмәрдән, Саба урманнарыннан Кукмарага киселгән агачларны алып кайтабыз. Язгы, көзге пычракларда гына урманнарга кереп булмый. Хезмәтемне яратам, зарланмыйм. Күңелгә яткан эш җайлы, рәхәт, җиңел була. Юлларда исән-сау йөрергә, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын», — ди ул. 

Илсаф Хәев, Кукмара урманчылыгы җитәкчесе:

Тырыш егетебез ул Фәннур. Әйткән эшләрне җиренә җиткереп, берсүзсез төгәл итеп башкарып куя. Әле аның өстендә урманчылыкның янгын сүндерү машинасы да. Җаваплы булганлыктан, бу эшне дә аңа тапшырдык. Урман-посадкаларда чыккан янгыннарны сүндерүдән тыш, районда булганнарына да кайвакытта өстәмә көч буларак чакырыла. Хезмәт планын һәрвакытта үтәп бара, узган ел Саба урман хуҗалыгындагы 13 КамАЗ — урман төяүче-ташучылар арасында булган ярышта беренче урынны алды. Улы Фаизгә дә урманнарны ярату күчкән, узган ел Лубяндагы көллияткә кереп, бик ошатып укый.

фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk