Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Чернобыль фаҗигасенә 40 ел тулуга багышланган хәтер чарасы узды

Мондый очрашулар үткән фаҗигаләрне онытмаска, батырларның исемнәрен күңелләрдә сакларга һәм киләчәк буынга тарих сабакларын җиткерергә ярдәм итә.

Кукмара 3нче урта мәктәбендә Халыкара радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан, Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗигагә 40 ел тулуга багышланган хәтер чарасы узды. Әлеге очрашу батырларны искә алу, үсеп килүче буында тарихи хәтер һәм җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Багаманова, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, чернобыльчеләр, хәрби хәрәкәт ветераннары, чакырылган кунаклар, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Айгөл Багаманова чыгышында 40 ел элек булган әлеге коточкыч вакыйганың масштабларын искә төшерде. 

— Чернобыль фаҗигасе бик күп кешенең гомерен өзде, йөз меңләгән язмышларны җимерде. Бу бик куркыныч афәт булды. Без тарихны, геройларны белергә һәм истә тотарга тиеш. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, — диде ул.

Чара барышында ветераннар да үз истәлекләре белән уртаклашты, ул еллардагы авыр хезмәт, кеше гомерен саклап калу өчен күрсәтелгән батырлык турында сөйләде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән чыгышлар, шигырьләр һәм музыкаль номерлар тантанага аерым мәгънә өстәде.

Мондый очрашулар үткән фаҗигаләрне онытмаска, батырларның исемнәрен күңелләрдә сакларга һәм киләчәк буынга тарих сабакларын җиткерергә ярдәм итә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев