Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 65 яшьлек ир кабат исерек килеш руль артына утырганы өчен гаепләнә

Ир-ат элек тә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Кукмара районы прокуратурасы 65 яшьлек ир кешегә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган.
Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган затның кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә итүе).
Сорау алу версиясе буенча, гаепләнүче 2022 елның 23 августында Манзарас авылының 1 Май урамында исерек килеш автомобиль белән идарә иткәне өчен юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Документларны тикшергән вакытта ир-атның элегрәк исерек килеш рульдә йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.
Ир кеше үз гаебен тулысынча таныган.
Җинаять эше Кукмара район судына асылда карау өчен җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев