Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара үзәк китапхәнәсендә «Татар китабы-2026» конкурсына багышланган очрашу булды

Бу күңелле очрашудан алган якты хисләр караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр.

Табигатьләре белән тыйнак, гади күңелле, җор телле, әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп, туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән Кукмара үзәк китапхәнәсендә очрашу булды.

Менә алар кемнәр: Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, күп китаплар авторы, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов, язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдинов, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина, Татарстан китап нәшрияты фәнни әдәбият һәм дәреслекләр редакциясе мөдире Рәмзия Шакирова, җырчы Казан шәһәре филармониясе солист вокалисты халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насибуллин.

Язучыларыбыз «Татар китабы-2026» конкурсы турында, аның үткәрелү вакыты, таләпләре турында аңлаттылар. Бу бәйгедә язылган хикәяң яки шигырең белән катнаша аласың.

Кукмара районында яшәп иҗат итүчеләр залда күп иде. Аларның һәрберсе үзләренә кирәкле мәгълүматны алганнардыр, диясе килә.

Конкурсның миссиясе — Татарстан Республикасындагы сәләтле авторларны һәм иң күп укымышлы китапларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Галимҗан Гыйльманов шигырь язу буенча мастер-класс та күрсәтеп үтте. Килгән кунакларның һәрберсе иҗади чыгыш ясадылар. 

Ә инде Рөстәм Насибуллин үзенең матур җырларын залда утыручыларга тәкъдим итте. Килгән кунакларга сораулар да күп булды. Иҗатчылар үзләренә кирәк булган мәгълүматны алганнардыр дип уйлыйм.

Кичәне алып баручы китапхәнәче Лилия Саттаровага афәрин диясе генә кала. Аны осталарның остасы дими, ни дисең.

Бу күңелле очрашудан алган якты хисләр караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр. Ерак араларны якын итеп, очрашуга кайтып, татар телебезне саклап калуга зур өлеш кертүләре өчен ихтирамыбыз чиксез.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, ут, су, җил алмас.
Җир йөзендә таулар югалса да,
Татар үлмәс, татар югалмас.

Рафилә Фәттахова, Кукмара

Фото: Кукмара үзәк китапхәнәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев