Авария кичә Кукмара районына керү юлында була
Кукмара районы трассасындагы юл һәлакәте булган, зыян күрүчеләр дә бар. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария кичә 20.30 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара автоюлының 62 чакрым+23 метр ераклыклыгында була. “Киа Рио” автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесе ВАЗ-21104 автомобиленә юл бирми.

Ике автомобиль дә бәрелүдән юл читенә төшеп китә.

«Авариядә “Киа Рио” пассажиры һәм “Ваз-2110” шоферы зыян күрде. Алар район үзәк дәваханәсенә озатылды», - дип аңлаттылар ЮХИДИдә.
фото: Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге
Нет комментариев