Кукмара районында буран, көчле җил һәм юлларда кар көртләре көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында буран, көчле җил һәм юлларда кар көртләре көтелә

Җил тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин.

Кукмара районы территориясендә һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта Кукмара районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

8 мартта кар явуы, урыны белән көчле җил, буран көтелә.

«Буранда 500-1000 метрга кадәр күрүчәнлек начараячак. Юлларда каты  бозлавык, кар көртләре булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр», - диелә хәбәрдә.

Караңгыда һава температурасы -9 градустан алып -15 градуска кадәр, иртән -4...-7 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -2дән алып -5 градуска кадәр.

Фото: Марат Гыйләҗев


Нет комментариев