Нократ Аланы районы кешеләре урманга баргач, кайту юлын таба алмаган.
Кукмара районында адашкан өч гөмбәчегә коткаручылар ярдәме кирәк була. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

«Кичә 16.41 сәгатьтә Глонасс-112 системасы аша Нократ Аланы районыннан өч кешенең урманда адашуы турында хәбәр килеп иреште», – дип сөйләделәр янгын сүндерү-коткару частенда.

Урынга 117нче янгын сүндерү-коткару часте, 4нче зона эзләү-коткару отряды, полиция хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы килә.
Эзтабарлар территорияне тикшереп, Ятмас-Дусай авылыннан дүрт чакрым ераклыкта адашкан кешеләрне табалар. Аларны үз машиналарына озаталар. Гөмбәчеләргә медицина ярдәменә кирәк булмый.

фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Нет комментариев