Кукмара районында 27 градуска кадәр салкынайта
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 27 градуска кадәр салкынайта

Юлларда бозлавык саклана.

16 февральдә Кукмара районында 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Күбесенчә явым-төшемсез язучан болытлы һава торышы булуы фаразлана. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк.

Температура төнлә -23..-27°. Тәүлекнең якты вакытында термометр баганасы -17, -20 градусны күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев