Кукмара районында 2020 елда юллар төзү һәм ремонтлау буенча масштаблы эшләр башкарылачак
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 2020 елда юллар төзү һәм ремонтлау буенча масштаблы эшләр башкарылачак

Әлеге эшләр дәүләт программалары кысаларында башкарылачак.

2020 елда районда «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы башкарачак эшләр:

«Автомобиль юлларын реконструкцияләү федераль-максатчан программа»сы буенча Югары Комар–Салкын Чишмәгә  1,735 чакрым юл салына һәм Кукмара-Шәмәрдәнгә 3,3 чакрым юл төзелә башлый.

«Автомобиль юлларын ремонтлау»  программасы буенча Балтач–Шәмәрдәндә - 3,25, Өлге–Ныртыда (Өлге борылышыннан Камышлы авылына хәтле) – 1,239,  Кукмара–Шәмәрдән–Олыяз юлында 3,25 чакрым юл төзекләндерелә башлый.

Шулай ук Ятмас-Дусай авылына кадәр 2,4 чакрым – Өлге–Нырты, 2,3 чакрым – Мамадыш–Кукмара, 3 чакрым Новотроицк–Татар Толлысы–Плаксиха юллары ремонтлана.

«Торак пунктларда асфальт-бетон юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча Эшчеләр Тыкрыгы, Нух Идрисов, Кавый Нәҗми, Һади Такташ урамнарына 1,3 чакрым асфальт җәелә.

фото: «Татавтодор»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев