Кукмара районының Зур Сәрдек авылында капиталь ремонттан соң гимназия ачылды
Капиталь ремонт «Мәгариф» илкүләм проекты буенча башкарылды.
Зур Сәрдек гимназиясе уку елын яңартылган белем йортында башлап җибәрде. Биредә быел «Мәгариф» илкүләм проекты буенча капиталь ремонт эшләре башкарылды.
Белем йорты өч катлы. Төзекләндерү барышында бинаның түбәсе яңадан ябылган, фасад өлеше эшләнгән, бар җиргә дә заманча җылылык батареялары урнаштырылган, су кертү, канализация системалары, тәрәзә-ишекләр яңартылган, инженерлык челтәре, электр эшләре башкарылган. Сыйныф бүлмәләре, кабинетларга куелган пыялалы ишекләр дә заманча. Шулай ук сыйныф бүлмәләрендәге җиһазлар да яңа.
Мәктәп директоры Руслан Баһавиевның сүзләренә караганда, укучылар алты авыл — Адай, Купка, Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Кара Елга, Зур Сәрдектән киләләр. Яңа уку елында, авыллардагы филиалларны да кушып, беренче сыйныфка 23 бала кергән. Зур Сәрдек гимназиясе Белем бәйрәме көнне алты сабыйны кабул итте.
1 сентябрь — Белем көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм район башлыгы Сергей Димитриев да килде.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев