Янгынны сүндерүгә барлыгы 25 кеше, 14 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Туембаш авылының Ленин урамында янгын чыгуы турындагы хәбәр 18 ноябрь көнне 12.24 сәгатьтә алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару хезмәте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут хуҗалыкны тулысынча камап алган була, аның күрше-тирәгә таралу куркынычы яный.

Янгын нәтиҗәсендә 304 квадрат метр мәйданда каралты-кура тулысынча янып бетә, 30 квадрат метр мәйданда күрше йортның тышкы ягына зыян килә.

Янгынны сүндерүгә барлыгы 25 кеше, 14 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның сәбәбе ачыклана.

фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару хезмәте
Нет комментариев