Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Нырья авылында капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Объектка «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында яңа сулыш өрелгән.

Нырья авылында сөенечле күркәм вакыйга булды — капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Заман таләпләренә туры китерелгән объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында яңартылган.

Кукмара районының Нырья авылында капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Нырья җирлеге халкының шатлыгын район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Владимир Павлов һәм башкалар уртаклашты. 

Кукмара районының Нырья авылында капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды

«Бүген авылда зур бәйрәм. Нырья җирлегендә тагын бер яңартылган бина барлыкка килде. Фельдшер-акушерлык пункты — иң кирәкле социаль объектларның берсе. Әлеге бина күп еллар халыкка хезмәт күрсәтер дип ышанам. Бирегә авырып түгел, ә киңәшләр алу өчен генә килергә язсын. Һәрберегезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге, яхшы кәеф телим», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

Кукмара районының Нырья авылында капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Нырья авыл җирлегенә сигез авыл керә, халыкка ике фельдшер, бер ярдәмче хезмәт күрсәтә. 

Кукмара районында барлыгы 56 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Шуларның 21е — модульле.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев