Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының иҗтимагый совет рәисе коррупцияне кисәтүдә җәмәгатьчелекнең роле турында сөйләде

Иҗтимагый Совет район тормышында актив катнаша.

9 декабрь — Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан районыбызда төрле чаралар оештырыла. Чөнки ришвәтчелек — җәмәгать һәм ил үсеше өчен иң зур афәтләрнең берсе. Ул кешеләрнең бер-берсенә ышанычын киметә. Гомумән, бу сүзне ишетү белән күңелгә авыр уйлар килә.

Ә ришвәтчелек белән көрәш мәсьәләсе — мәңгелек тема. Коррупцияне профилактикалауда җәмәгатьчелекнең роле турында район иҗтимагый Советы рәисе Раулә Самерханова белән сөйләштек. Күптән түгел генә ул, әлеге тема буенча Казан шәһәрендә узган укуларда катнашып, таныклыкка ия булды. 

«Иҗтимагый Совет район тормышында актив катнаша. Эшче төркем белән бергә капиталь ремонт ясалган йортлар, балалар бакчалары, яңа төзелгән спорт учреждениеләре тикшерелде. Нәтиҗәләре буенча беркетмәләр рәсмиләштерелеп, җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр һәм вакыт бирелде. Шулай ук Кукмара мәктәпләрендә булырга тырышабыз, балаларның кайнар ризык белән туклануын, продуктларның сакланышын, менюга туры килүен карыйбыз. Әлеге белем бирү йортларында барысы да тиешле таләпләргә туры китереп эшләнә. Кукмарада балалар өчен ясалган ял итү, уен зоналары, аларның куркынычсызлыгы да безнең игътибардан читтә калмады. Рөхсәтсез төзелгән иске корылма-гаражларны сүтү буенча эш барышын контрольдә тотабыз. Күпкатлы йортларда подвал, чорма, аларның торышы, ябулы булуы исәпкә алынды. Шулай ук вакытлыча торырга бирелгән фатирларда чит-ятлар яшәмиме, алар закон нигезендә исәпкә алынганмы икәнлеге дә безнең өчен бик мөһим. Юл челтәрен ремонтлау, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Болардан тыш, барлык тикшерүләр дә районның коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиясе белән берлектә эшләнде», — диде Раулә Самерханова, башкарылган эшләргә тукталып.

Шулай ук ул районда төрле структураларның эшчәнлеге буенча алып барыла торган мониторинг нәтиҗәләренә дә тукталды.

«Без Кукмара районының официаль сайтында җәмәгать транспортының йөреше, юлларның торышы, газ, электр, су, җылылык белән тәэмин ителеш, медицина хезмәте күрсәтү, мәктәпкәчә белем бирү һәм башкалар буенча сораштыру үткәрдек. Быел анда 1600гә якын кеше үз фикерен белдерде. Үткән ел белән чагыштырсак, анда 600ләп кенә райондашыбыз катнашкан иде. Шулай ук әлеге сораштыру астына үзләренең тәкъдимнәрен калдыручылар да булды. Аларның барысы да алга таба эшләү өчен исәпкә алынды», — диде ул. 

Билгеле, бер коммиссия яки аерым кешеләр белән генә ришвәтчелекне кисәтү, профилактикалау мөмкин түгел. Замана афәте белән без бергәләп көрәшергә тиеш, аның тормышыбызга үтеп керүенә юл куймаска кирәк. Моның өчен күңелеңнең чиста, эш-гамәлләреңнең дөрес булуы мөһим.

фотода: Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе капиталь төзекләндерелгән йортларны тикшерә

фото: Раулә Самерханованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев