Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Шәйфетдиновлар гаиләсе ТР Рәисе исеменнән тантаналы кабул итүдә катнашты

Чара Казан Кремлендә уздырылды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү уздырды.

Кукмара районын Роза Һәм Владимир Шәйфетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте.

Гармонияле һәм нык мөнәсәбәтләрнең сере нәрсәдә, милләтара гаиләдә уртак телне ничек табарга икәнен күп балалы Шәйфетдиновлар гаиләсендә ишетеп кенә белмиләр.

«Безнең гаиләдә үзара аңлашу, бер-береңә карата хөрмәт хөкемлек итә, бернинди конфликтларга да урын юк», — ди Шәйфетдиновлар.

Владимир Шагеевич Алабуга шәһәрендәге предприятиеләрнең берсендә эшли, намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталарына лаек булган, 2021 елда республика Әтиләр көнендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Роза Миңнехановна — стажлы укытучы, нәтиҗәле хезмәте өчен күп бүләкләргә ия, «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүче. 2021 елдан Татарстан Республикасының «Без бергә!» иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы, Россиянең тәрбиягә бала алган ата-аналар арасында ярдәмче ата-ана, җирле Совет депутаты.

Шәйфетдиновлар гаиләсе үзләренең өч балалары янына тагын ун баланы сыендырган. Аларның берсе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан алдындагы бурычын үти. Калганнары исә аның җиңү белән кайтуын көтәләр.

Әлеге гаиләдә искиткеч җылы атмосфера хөкем сөрә. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев