Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары бара

Мондый очрашулар уртак мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, киләчәккә ышанычлы планнар кору өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары бара. 

Очрашуларда 2025 елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, социаль-икътисадый күрсәткечләр, авыл хуҗалыгы, төзекләндерү, юллар торышы, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр турында мәгълүматлар җиткерелә.

Җыелышларда район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, хезмәт ветераннары һәм актив халык катнаша.

Очрашып-сөйләшүләрдә узган елда ирешелгән уңышлар билгеләп үтелә, проблемалы мәсьәләләр ассызыклана, алдагы чорга бурычлар билгеләнә, алдынгылар бүләкләнә. Чыгышлар соңында һәркем җитәкчеләргә үзен борчыган сорауларны җиткерә, тәкъдим-фикерләрен белдерә.

Мондый очрашулар уртак мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, киләчәккә ышанычлы планнар кору өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев