Кукмара районында өйрәнүләр узды
Өйрәнүләрдә барлыгы 37 кеше һәм 12 берәмлек техника катнашты.
Кукмара районында масштаблы өйрәнүләр узды. Анда төрле оператив хезмәт белгечләре катнашты. Төп бурыч — юлларда гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үзара хезмәттәшлекне җайга салу.
Өйрәнүләр нияте буенча, 24 февральдә 14.00 сәгатьтә районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә Кукмара районының Киндеркүл авылы янында пассажир автобусы һәм КамАЗ йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булу турында хәбәр килеп ирешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән, шуларның берсе һәлак булган.
«Өйрәнүләрнең төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләре вакытында ашыгыч хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләрен эшләү, җитәкчеләрнең һәм вазыйфаи затларның теоретик белемнәрен арттыру һәм практик күнекмәләрен камилләштерү, һәлакәттә коткару эшләренең төп ысулларын эшләү, шул исәптән авария хәлендәге транспорт чарасыннан зыян күрүчеләрне коткару инструментлары һәм башкалар ярдәмендә азат итү», -дип сөйләде районның 117нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хаев.
Өйрәнүләрдә барлыгы 37 кеше һәм 12 берәмлек техника катнашты. Экспертлар бәяләвенчә, оператив хезмәтләр үз бурычларын үтәгән.
фото: районның 117нче янгын-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев