Кукмара районында мәйданы 750 квадрат метр булган меңнән артык кешене сыйдыра алырлык “Фатиха” мәчете төзелә
Без “Фатиха” мәчете төзелеше турында районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән әңгәмә кордык.
2020 елда Кукмараның Мамадыш ягыннан килә торган юл чатында төзеләчәк “Фатиха” мәчете территориясенә истәлек ташы урнаштырылган иде. Әлеге вакыйга район тормышында истәлекле мизгелләрнең берсе булып истә калды. Шул вакыттан башлап, бу урында эш кайный: бүгенге көндә дә мәчет төзелеше планлы рәвештә дәвам итә.
Без “Фатиха” мәчете төзелеше турында районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән әңгәмә кордык.
– Һәр эш нияттән башлана, – дип сөйләде ул. – Моннан ун ел чамасы элек, район Башкарма комитетында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында эшләгән Марсель Төхбәтуллин яңа мәчет өчен җир алырга дигән тәкъдим белән чыкты. Бу фикерне район башлыгы да хуплады: киң, уңайлы җир участогы бирелде. Проект нигезендә әлеге территориядә мәчет белән беррәттән уку бинасы яки тәрбия үзәге, кафе, имам йорты булдыру да күздә тотыла. Шулай ук мәет юу урыны төзү мөмкинлеге дә карала. Башта бу урынга су кертелмәгән иде. Соңрак скважина ясап, бик чиста, саф су чыгардык. Шуны исәпкә алып, аны “Чишмә” проекты кысаларында эшләргә булдык. Алга таба райондашлар, кунаклар һәм әлеге юлдан үтүчеләр моннан су алып файдаланырлар дип ышанабыз.
Күптән түгел генә территориягә керү урынында боҗралы юл да ясалды, бу исә хәрәкәтне күпкә уңайлы итте. Юлның бер ягында мәчет, икенче ягында чиркәү урнашуы районда динара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын, үзара аңлашуның ныклыгын күрсәтә.
Рәдиф хәзрәт сүзләренә караганда, мәйданы ягыннан “Фатиха” мәчете районда гына түгел, ә якын-тирә районнар арасында да иң зурларның берсе булачак. Ул 750 квадрат метр мәйданны биләп, бер меңнән артык кешене сыйдыра алачак.
– Мәчетне ашыкмыйча, нык һәм сыйфатлы итеп төзибез. Хәзерге вакытта бетон эшләре алып барыла. Төзелештә халык ярдәме бик зур: Коръән ашларыннан соң җыелган садакаларны китереп тапшыралар. Әлбәттә, зур иганәчеләребез дә бар – үзебезнең эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, завод-фабрикалар. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, эшләре гөрләп барсын, – диде имам.
Мәчетнең исеме дә очраклы түгел. “Фатиха” – Коръәнне ачып җибәрүче, һәр изге эшне башлаганда укыла торган сүрә. Шуңа күрә бу мәчет тә Кукмарага килүчеләрне ачык ишекләр, киң күңел белән каршы алучы рухи капка булыр дип өметләнәләр.
“Фатиха” мәчете ике манаралы, биек һәм мәһабәт итеп төзеләчәк. Ул ераклардан ук күренеп торачак, ә манарасының биеклеге ай очына кадәр 37,5 метрны тәшкил итәчәк.
Халыкның уртак тырышлыгы, иганәчеләрнең ярдәме, дин әһелләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә әлеге изге урын киләчәктә Кукмара районының рухи үзәкләренең берсенә әверелер, дип ышанырга нигез бар. Мәчет, үз ишекләрен ачып, район халкына гына түгел, ерак юлдан килүчеләргә дә тынычлык, өмет һәм рухи көч бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев