Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче хатын-кыз «инвестиция»ләрдә 8 млн сумга якын акчасын югалткан

Аферистлар хатын-кызга җайлы «акча эшләргә» тәкъдим итәләр.

Бер райондашыбызның, акча эшлим дип, мошенникларга 8 миллион сум тирәсе акча күчергәнен ишеткәч, сүз таба алмый аптырап калдык. Әлеге хатын-кыз, ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хәл башкаларга сабак булсын иде. 

«10 июль көнне телефоным шалтырады, трубканың икенче башындагы кеше үзен Вадим, финанс аналитигы дип таныштырды. Ул акчаларны инвестицияләү юлы белән табыш алу турында сөйләде. Бу тәкъдим миңа ошады, шуңа күрә ризалашырга булдым. Аннары ул инвестиция кушымтасы турында, аның инструкцияләрен үтәсәм, яхшы хезмәт хакы алачагымны аңлатты. Эшне башлау өчен миңа 100 доллар алырга кирәк иде, мин ризалаштым һәм телефон номеры буенча 10 мең сум акча салдым. Чекны җибәргәннән соң, ул мине инвестиция мәйданчыгында теркәде. Вадимның инструкциясе буенча, элемтә өчен скайп көйләдем. Ни өчен нәкъ менә скайп кирәк икәнен сорамадым. Алга таба Вадим Владимир исемле бер ир-атның номерын бирде дә аңа язарга кушты, акча эшләү тәртибен аңлатачак, диде. Ул миңа ватсаптан, скайп аша видеодан чыгып, кайда ничек басасын әйтеп торды. Чөнки үзем заманча технологияләрне, бигрәк тә инвестицияләрне, аның ничек эшләвен аңламыйм. Әмма шуңа да карамастан мин аларга ышандым, чөнки бик ышандырырлык итеп сөйләде, чыннан да, акча эшли алырмын дип уйладым», — дип сөйләде мошенниклар тозагына эләккән ханым.

Алга таба әлеге ханым мошенниклар әйткән төрле номерларга акчалар күчерә. Үзендә булган суммалар гына җитмәгәч, яхшы танышлары, улыннан акча сорап тора. Әмма акча һаман кирәк була, шуннан соң ул танышларыннан кредит алып бирүләрен сорый. Шулай итеп, барлыгы 8 миллион сумга якын акчаны мошенниклар кулына тапшыра. 

Полициягә ул акча биреп торган танышының берсе белән килгән иде. Әлеге ир-ат, 5 миллион 800 мең сумнан артык кредит рәсмиләштереп, шушы хатынга ярдәм итәргә теләгән.

«Яхшы танышым бит, шуңа күрә булышасым килде», — диде ул безнең сораулы карашыбызга каршы. 

Бер яктан караганда, хәлгә керерлек дус-танышлар булу — бик матур күренеш. Тик шулай да игътибарлы, сак булырга кирәк. Чөнки мошенниклар тик ятмый, яңа корбаннар эзли.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев