Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче хатын-кыз борыс сатып алган вакытта мошенниклар корбаны булган

Пенсия яшендәге хатын-кыз 21 мең 500 сум акчасыннан мәхрүм калган.

Мошенниклар тозагына эләккән райондашларыбыз турында һәрвакыт газета битләрендә биреп барабыз, гыйбрәт булсын, дибез. Әмма алар һаман акчаларын кырыгалдарлар исәбенә күчерә тора. Әлеге язма герое да 1 миллион 545 мең сум акчасыннан колак каккан. 

— Бу елның май аенда интернет сайтларны карап утырганда рекламага тап булдым, анда бер атна эчендә 5-6 мең сум акча оту мөмкинлеге турында тәкъдим бар иде. Шулай итеп, сылтама буенча бастым да реклама күрдем, анда телефон номеры күрсәтелгән иде. Миңа ир-ат җавап бирде һәм үзен Максим исемле хезмәткәр дип таныштырды. Ул, керем алу өчен криптовалюта сатып алырга, шуннан соң отышны чыгарырга кирәк дип, җайлы акча эшләү кагыйдәләрен һәм шартларын аңлатты. 

Әлеге эш миңа дөрес түгел кебек тоелды һәм бу идеяне ташладым. 2 июль көнне кәрәзле телефоныма Богдан Чайка исемле кеше шалтыратты. Ул файда алу өчен криптовалюта сатып алырга тәкъдим итте. Богдан Анна Кузьмина белән таныштырды, аның белән скайп кушымтасы аша аралаштым. Киңәше буенча 10 мең сумлык криптовалюта сатып алдым. Моны нинди юл белән эшләгәнемне әйтә алмыйм, чөнки һәр адымны Анна өйрәтүе буенча башкардым. Бер атна эчендә 1 мең 935 сум күләмендә файда алдым.

Ә күбрәк табыш алу өчен, зуррак күләмдә акча салырга кирәк, диделәр. Скайп челтәре буенча Роман Леонов дигән кеше белән тоташтырдылар, ул банктан кредит алырга һәм криптовалютага салырга күндерә башлады. Аның киңәше буенча банктан 750 мең сумлык автокредит рәсмиләштерергә булдым, әмма бирмәделәр, «отказ» килде. Шуннан соң ул минем белән яңадан элемтәгә керәчәген әйтте.

Икенче көнне әлеге кредитны хупладылар. 16 июль көнне скайп буенча Максим Чернуха шалтырата башлады. Ул 1 миллион 200 мең сумлык бурычым җыелуын һәм терминалны ябарга кирәклеген әйтте, янәсе, Үзәк Банктан әлеге бурыч күрсәтелгән хат юллады.

Шулай итеп, профилемне ябу өчен бу бурычны капларга кирәк иде. Банктан тагын 200 мең сум кулланучылар кредиты рәсмиләштердем. Банк башка кредит бирмәде. Ярар, монысын булса да ябыйк, диделәр. Бер-ике көннән ниндидер озын, чит ил номеры шалтыратты, Франция дип язылган иде. Янәсе, минем эш урыным булмагач, шундый зур сумманы җибәрә алмыйлар, ышанычлы кеше табарга кирәк. Андый кешене таптым, тик безнең арада акча «перевод»лары башкарылмаганлыктан, синхронизация ясыйсы булды. Моның өчен танышым, ссуда алып, 595 мең сум акча салды. Шулай итеп, барлыгы 1 миллион 545 мең сум акча күчердем. 
 

Шуннан соң үзем белән нәрсә булганы турында уйлана башладым һәм, банкның 900 номерына шалтыратып, әлеге хәлләрне сөйләгәч, алар мине ялганлаулары, бу мошенниклар эше икәнен әйттеләр. Һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә булдым.
 

Яңадан шалтыратып, акча күчерү өчен банк картасындагы кодны сорадылар. Әгәр белмисең икән, без сине «блокируем», диделәр. Ун минут үткәндерме, тагын шалтыраттылар. «Сез бит мошенниклар», — дидем. «Әйе. Менә монда синең белән аралашкан кешеләр утыра. Без барыбыз да синнән көләбез», — диде дә көлә башлады. Хәзер бу баткаклыктан ничек чыгасын белгән юк, — дип сөйләде авыр хәлдә калган райондашыбыз.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев