Кукмара районында яшәүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен хөкем ителде
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 60 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Ул административ җәзага тартылган килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә.
Быелның 19 августында кич белән исерек хәлдәге ир-ат дәүләт теркәү билгесе булмаган, механик транспорт чарасы — «Зодиак» мопеды руле артына утырып, Иске Кенә-Юмья авылының Мәскәү урамы буйлап хәрәкәт итә. Аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата һәм алга таба транспорт белән идарә итүдән читләштерә. Ул аңа кадәр дә исерек килеш транспорт йөрткән өчен административ җәзага тартылган була.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 1 ел һәм 10 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, транспорт чарасы конфискацияләнде.
Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев