Кукмара районы хәрби комиссары: Пилотсыз очкыч операторлары һөнәре бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле
Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә төрле белгечлекләргә сорау зур: машина йөртүчеләр, укчылар, пилотсыз очкыч операторлары, артиллеристлар, танкист һәм башкалар кирәк.
Район хәрби комиссары, гвардия майоры Альберт Гомәров килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт итүнең өстенлекләре, шулай ук бүгенге көндә аеруча ихтыяҗ зур булган пилотсыз очкыч операторлары (БПЛА) хезмәте турында сөйләде.
«Көчле рухлы, батыр йөрәкле, Ватанына тугры булганнарга килешү (контракт) нигезендә хәрби хезмәт узу мөмкинлеге бирелә. Бу — тотрыклы эш хакы, социаль гарантияләр һәм һөнәри яктан үсеш мөмкинлеге, — дип билгеләп үтте хәрби комиссар. — Бүгенге көндә Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә төрле белгечлекләргә сорау зур: машина йөртүчеләр, укчылар, пилотсыз очкыч операторлары, артиллеристлар, танкист һәм башкалар кирәк. Пилотсыз очкыч операторлары һөнәре бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле. Алар разведка алып бару, территорияне күзәтү, мәгълүмат җыю, артиллерия утына төзәтмәләр кертү, пехота, штурмлау бүлекчәләренең хәрби хәрәкәтләрен координацияләү һәм башка җаваплы бурычларны үтәүдә киң кулланыла. Моннан тыш, БПЛА операторлары каршы як позицияләренә төгәл һөҗүмнәр ясауда да катнаша. Шуңа күрә әлеге юнәлештә әзерлекле, техник фикерләү сәләтенә ия кадрларга ихтыяҗ елдан-ел арта».
Барлык сораулар буенча район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук 2-61-32 номеры буенча эшләүче «кайнар линия» телефонына шалтыратырга мөмкин.
Фото, видео: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев