Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы халкы кошлар турында кайгырта

Шөкер, арабызда киң күңелле кешеләр дә бар.

Ай-һай, үзенчәлекле быел кыш... Үзәкләргә үтеп керә торган суык көннәр әле дә онытылмый. Мондый һава торышында кешеләргә генә түгел, хайваннар, кошларга да җиңел булмагандыр. Әле җитмәсә көндәлек ризык табарга, тамакларын да туйдырырга кирәк бит. Ләкин без, кешеләр, бераз гына игътибарлы булып, тирә-ягыбызга  күз салсак, һәрвакыт ярдәм кулы суза алабыз.

Җәмгыять проблемалары гына алга куелган заманда әлеге мәсьәлә ничектер арттарак кала сыман. Гомумән, хуҗасыз хайваннарны ашату күп кешедә ике яклы фикер тудыра. Кемдер урамдагы эт-мәчене өенә алып кайтып тәрбияли, ә кемдер шул йортсыз җанварларны ашаткан кешеләргә карап сукранып йөри. Песиләр бит үзләрен кызгандыра беләләр, ә кошлар ялварулы караш белән кибет янында да утырмый, мыраулап артыңнан да йөгерми.

Миңа ничә яшьләр булгандыр, әле мәктәптә укымый идем. Әтинең, җимлек ясап, бер-ике уч көнбагыш салып, бакчадагы агачка элеп куйганын, анда кошлар килгәнен тәрәзәдән карап көтеп утырганымны хәтерлим. Хәзер үземнең балалар җимлек куюны искәртеп торалар. Ярый әле балалар бакчасында бу турыда онытмыйлар.

Шөкер, арабызда киң күңелле кешеләр дә бар. Вакытын кызганмыйча, кулыннан килгәнчә, кошлар өчен җимлек ясап куялар. Кемдер моны – кызгану хисләре белән, кемдер савап алу өчен эшли. Ә менә Чишмәбаш авылында яшәүче Расыйх Хантимеров «табигатем шундый минем», ди.

«Бу җимлек икенчесе инде. Башта буяу савытыннан ясаган идем, икенчесен калган такталардан әмәлләдем. Эштән кайткан арада гына ясап куйдым.  Иң еш килә торган “кунаклар” - саескан белән чыпчык. Соңгы арада песнәкләр дә күренә башлады. Гаиләбезгә бер күңелле эш сыман ул җимлек. Ризык салып, тәрәзәдән челтәр аша гына күзәтеп, видеога төшереп, тормышыбызга ямь өстибез. Аларны күзәтү бик кызык бит. Башта бер-икесе читтәге агачка килеп куна. Тирә-якны күзәтеп, куркыныч янамавын сизгәч, саклык белән генә җим янына якынлашалар. Томшыклары белән берничә мәртәбә чукып алгач, кабат очып китәләр. Аннан соң инде калганнарына хәбәр итәләрдер, мөгаен, бер төркем очып киләләр», - ди ул.

Үз йорты белән яшәүчеләр, әлбәттә, Расыйх Хантимеров сыман яхшылык эшли алалар. Ә менә күпкатлы йортларда гомер итүчеләр арасында фикерләр төрле. Кайберәүләрне язын кар беткәч чыга торган көнбагыш чүбе борчый, гәрчә, ул аны үзе җыештырмаса да. Икенчеләренең машиналарын тамак ялгарга килгән кошлар пычрата.

Ворошилов урамында күпкатлы йортларның берсендә яшәүче Светлана Федорованың фатирының тәрәзәсе ачылганын кошлар көтеп кенә тора, чөнки подъезд ишегенең өскормасына сипкән җимне ашарга җыела алар.  

Гомумән, бу эштә балалар бакчалары, мәктәп укучылары актив катнаша. Әти-әниләр белән берлектә төрле акцияләр үткәреп, канатлы дусларыбызга озын суык кышларны үткәрергә ярдәм итәләр. Җимлекне ясап я булмаса сатып алып элеп кую берни түгел, иң мөһиме: анда һәрвакыт кошлар өчен тәмле ризык булсын иде.

Без үзебезнең «ВКонтакте» төркемебездә «Кошларны сыйлыйк» дигән флешмоб оештырган идек. Бигрәк тә авыл мәктәбе укучылары актив булды. Бу гамәл  белән алар кече дусларыбызга кышның зәмһәрир суыкларын җиңәргә ярдәм иткәннәрдер дип ышанабыз.

Рәсемдә: Расыйх Хантимеровка кошларны сыйларга балалар да булыша. /Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев