Кукмара районы халкы Авдеевкага гуманитар ярдәм җибәрде
Кукмара районында махсус хәрби зонадагы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Авдеевканың үзеннән хәрби «Урал» машинасы белән берсе — Кукмарадан, икенчесе Татар Толлысыннан булган ике якташ солдатыбыз кайткан, аларга гуманитар ярдәм әзерләп бирик әле, иртәгә кире юлга кузгалалар, дигән хәбәр үткән җомгада ватсапның авыл төркеменә куелгач, Зур Кукмара авыл җирлегенең халкы читтә калмады.
Хәтта, дәррәү кубып, солдатларыбызга ярдәм итәргә ашыкты, дисәм дә хата булмас. Бу турыда шушы төркемгә куеп барылган хәбәрләр дә раслый. Сәрдекбаш авыл җирлегендә җыелган ярдәм дә икенче көнне үк «Гараж» төркеменә китереп тапшырылды. Шулай ук авылдагы «Шатлык» балалар бакчасыннан да посылкалар килде.
Якташ солдатларыбыз Кизнердан агач материаллары да төяп алып китте. Аларның машина кузовына «Гараж» төркемендәге егетләр тарафыннан ясалган 3 монотәгәрмәч, дроннар өчен пластиктан эшләнелгән әйберләр дә салынды. Җирлек халкы чәкчәк, төрле консервлар, лимонад, мунча миллеге, башка төрле тәм-томнар, йон оекбашлар алып килде. Шулай ук Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары атап язган исемле хатлар да посылкалар янәшәсенә куелды.
Шушы берничә көн эчендә халыктан 40 мең сумга якын акча җыелды. Агач материаллары төялеп, гуманитар ярдәм урнаштырылып беткәч, солдатлар «Гараж» төркеме волонтерлары, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы ир-егетләре белән бергә Зур Кукмара урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын ачу елына багышланган концерт карадылар.
Аларны һәркем җылы, матур, эчкерсез теләкләр белән ерак юлга озатты.
фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев