Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы: Мәгариф, мәдәният һәм ял өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә

Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын яңарту — безнең өчен өстенлекле юнәлеш, ди район башлыгы Сергей Димитриев.

Дәвамы. Әңгәмәнең башы белән сайттан танышырга мөмкин:

  • Район башлыгы 2025 елга йомгак ясый: Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм даими оештырыла
  • Икътисадый үсеш һәм яңа сәнәгать мәйданчыклары: Кукмара районы үсештә
  • Сергей Димитриев: Кукмара районында йортлар төзелә, юллар төзекләндерелә

Кукмарабыз үз үсеш юлын ышанычлы дәвам итә: сәнәгать мәйданчыклары киңәя, яңа социаль объектлар сафка баса, төзекләндерелә, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә инфраструктура камилләшә, халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Бу уңышларның нигезендә, әлбәттә, планлы эш, уйланылган карарлар һәм район мәнфәгатьләре өчен янып-көеп хезмәт куючы бердәм команда тора. 

Райондагы мәгариф, мәдәният һәм ял өлкәсенә кагылышлы яңалыклар турында район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмә кордык.

— Сергей Димитриевич, мәгариф, мәдәният һәм ял итү өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?
— Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын яңарту — безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Быел «Миләшкәй» бакчасы яңарыш кичерсә, алдагы елларда күппрофильле лицей, 4нче урта мәктәп, «Зилант» спорт мәктәбе, шәһәрнең «Каенкай» балалар бакчасы төзекләндереләчәк. «Көньяк-4» микрорайонында 500 урынга исәпләнгән яңа белем йорты төзергә ниятлибез. Кенәбаш, Иске Юмья, Купка, Янсыбы авылларындагы балалар бакчаларына да ремонт ясалачак. 

Төркәш авылында мәдәният учагы үзенең икенче яшьлеген кичерсә, Балыклы клубында, Вахит авылындагы «Яшь тамашачы театры» бинасында капиталь төзекләндерү эшләре алдагы елларда да дәвам итәчәк. 

Район Мәдәният йортын тышлап бетереп, эчке эшләрен тәмамлыйсы бар. Бинаның икенче катында вип-бүлмәләр ясау, кинотеатрга үзгәрешләр кертү уе да бар. 

Итек музее ачу, парклар һәм Нурминкә елгасының яр буйларын алга таба төзекләндерү планлаштырыла. Туризмны үстерү өчен дә мөмкинлекләр тудырырга тырышачакбыз.
Киләчәктә Киндеркүл янында ачык бассейн, аквапарк та булган комплекс ясау планлаштырыла. Шулай ук Сабантуй уза торган "Киндеркүл паркы«н да матурлыйсы бар.
«Чишмәкәй» бакчачылык ширкәте бүгенге көндә ташландык хәлдә. Анда киләчәктә юл, ут, су кертү карала. Проект эшләре инде төгәлләнде.

Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионга ремонт көтелә, күпер салып, чаңгы-роллер трассасы, бакчачылык ширкәте аша Зур Кукмара авылы янындагы Кызыл каньонга чыгу юлын ясау планы бар. Тау чаңгысы базасы территориясендә 10 йорт төзеләчәк. Документ эшләре башкарыла, инвестор эш башларга әзер. 

Мәчкәрә авылындагы беренче Җәмигъ мәчетендә зур күләмле реставрацияләү эшләре үткәрелгән иде. Анда киләчәктә туристлар өчен кунып, тукланып, ял итеп чыгу урыннары ясалачак. 

— Әңгәмәбезне йомгаклап, район халкына нинди фикер-тәкъдимнәр җиткерер идегез?
— Һәркемгә сәламәтлек, сабырлык, бердәмлек телим. Бүгенге уңышларыбыз — уртак тырышлык нәтиҗәсе. Алга таба да бергәләп эшләсәк, районыбызны тагын да үстереп, яшәү өчен уңайлырак итә алачакбыз. Иң мөһиме: тынычлык, исәнлек һәм егетләребезнең Җиңү белән туган якка кайтуы.

Фото: Илназ Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев