Район башлыгы 2025 елга йомгак ясый: Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм даими оештырыла
Үсеш, бердәмлек һәм киләчәккә ышаныч Әңгәмә
Кукмарабыз үз үсеш юлын ышанычлы дәвам итә: сәнәгать мәйданчыклары киңәя, яңа социаль объектлар сафка баса, төзекләндерелә, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә инфраструктура камилләшә, халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Бу уңышларның нигезендә, әлбәттә, планлы эш, уйланылган карарлар һәм район мәнфәгатьләре өчен янып-көеп хезмәт куючы бердәм команда тора.
Районның бүгенге торышы, социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре, тормышка ашырылган проектлар һәм алдагы елларга билгеләнгән бурычлар хакында район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмә кордык.
— Сергей Димитриевич, узып баручы 2025 ел нинди вакыйгаларга бай булды?
— Районыбыз Яңа елны матур күрсәткечләр белән каршылый. Кайсы гына өлкәне алып карасак та, тотрыклы үсеш һәм уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Әмма нинди генә социаль мәсьәләләр уңай хәл ителмәсен, биналар салынмасын, күпме генә объектлар төзекләндерелмәсен, 2025 ел һәр россияленең күңелендә үзенең катлаулы сынаулары, махсус хәрби операция белән бәйле тирән эз калдырачак.
2022 елда махсус хәрби операция башланганнан бирле, районыбыз халкының бердәмлеген, битараф булмавын күрәбез. Бу рухи көч, үзара аңлашу һәм җаваплылык хисе район үсешенең аерылгысыз өлешенә әйләнде.
Балалар бакчаларыннан башлап, өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр, үз мөмкинлекләреннән чыгып, фронттагы егетләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Мәктәпләрдә, мәдәният йортлары, социаль учреждениеләрдә гуманитар ярдәм җыю киң колач белән оештырыла. Кирәк-яраклар тупланып, махсус пунктларга китерелә, аннан соң волонтерлар тарафыннан егетләргә илтеп тапшырыла. Хәрби хезмәттәгеләрдән еш кына рәхмәт сүзләре ишетәбез. Алар, үз чиратында, гаиләләрен, якыннарын игътибардан читтә калдырмавыбызны сорый. Без бу эшне даими контрольдә тотабыз.
Әңгәмәнең дәвамын сайтта биреләчәк материаллардан укырга мөмкин.
Фото: Илназ Габидуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев