Икътисадый үсеш һәм яңа сәнәгать мәйданчыклары: Кукмара районы үсештә
Райондагы төзелешләр, икътисад һәм эшмәкәрлек өлкәсендә булган вәзгыять хакында район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмә.
Дәвамы. Әңгәмәнең башы белән сайттан танышырга мөмкин.
Кукмарабыз үз үсеш юлын ышанычлы дәвам итә: сәнәгать мәйданчыклары киңәя, яңа социаль объектлар сафка баса, төзекләндерелә, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә инфраструктура камилләшә, халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Бу уңышларның нигезендә, әлбәттә, планлы эш, уйланылган карарлар һәм район мәнфәгатьләре өчен янып-көеп хезмәт куючы бердәм команда тора.
Райондагы төзелешләр, икътисад һәм эшмәкәрлек өлкәсендә булган вәзгыять хакында район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмә кордык.
— Сергей Димитриевич, төзелеш һәм шәһәр үсешенә килсәк, быел нинди төп объектларны аерып күрсәтер идегез?
— Бик күп республикакүләм һәм федераль программаларда катнашабыз. Команда көчле, бердәм. Федераль үзәк белән тыгыз элемтәдә эшлибез, проектлар әзерләгәндә республика министрлыклары да ярдәм итә.
Быел төзелеш тармагында аеруча зур эш башкарылды. Кукмара 3нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен булган яңа корпусын 1 сентябрь — Белем көнендә файдалануга тапшырдык. Пычак урта мәктәбенә, Манзарас мәктәбенең азык-төлек блогына капиталь ремонт үткәрелде, шулай ук әлеге белем йортының түбәсе алыштырылды. Урта Комар, Югары Чура, Түбән Үрәстә, Мәчкәрә интернат-мәктәбендә «Үсеш ноктасы» проекты буенча сыйныф бүлмәләре төзекләндерелде. Камышлы урманы буенда урнашкан «Нараткай» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда зур үзгәрешләр булган, яңа корпуслар төзелгән иде, быел анда клуб сафка басты. Лагерьда җәй айларында гына түгел, ә ел дәвамында эшчәнлек алып барыла.
Район үзәк дәваханәсендә дә бик күп эшләнде: балаларга сөт ризыклары тарату пункты яңартылды, кардиология, терапия бүлекләре, шулай ук территория төзекләндерелде. Зур Кукмара авылында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, «Ялкын» спорт комплексы яңарып, матурланып «Ялкын» яшьләр үзәге буларак ачылды. Шулай ук биредә футбол сөючеләр өчен ябулы форматта, заманча, тиешле стандартларга туры китереп, «Урал» футбол манежы төзелде һәм беренче уенчыларын кабул итте. Яңа Каенсар, Тырыш, Березняк, Татар Толлысы авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты.
Шулай ук быел раон ветеринария лабораториясе, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, Кукмара аграр көллиятендә дә төзекләндерү-ремонт эшләре башкарылды.
— Икътисад һәм эшмәкәрлек өлкәсендә вәзгыять нинди? Шул хакта да әйтеп узсагыз иде.
— Сәнәгать, кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларында тотрыклы үсеш күзәтелә. Күрсәткечләребез начар түгел. Катлаулы вәзгыятькә карамастан, эшмәкәрләрнең һәрберсе тырыш, булдыклы. Ел саен тулаем территориаль продукт күләме 10 процентка арта.
Авыл хуҗалыгы тармагында саннар тагын да саллы, үсеш 15-30 процентка кадәр җитә. Монда эре хуҗалыкларның, база предприятиеләренең өлеше зур.
«Кукмара» сәнәгать мәйданчыгы икътисадка саллы өлеш кертә. Биредә җир кишәрлекләре бүленеп бетте инде. Алдагы ике елда мәйданчыкны тулысынча эшләтеп җибәрү бурычы куелды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рөхсәте белән 98 гектарда яңа сәнәгать мәйданчыгы булдырылачак. Проект эшләре тәмам, хәзер экспертиза узу этабы бара. «Кукмара-2» мәйданчыгында инде дүрт резидент эш башларга әзер. Шулар арасында күптән көтелгән сөт-май комбинаты да булачак.
Әңгәмәнең дәвамын сайтта биреләчәк материаллардан укырга мөмкин.
Фото: Илназ Габидуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев