Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев: Кукмара районында йортлар төзелә, юллар төзекләндерелә

Авыл җирлекләрендә хәзер тормыш шартлары шәһәрнекеннән ким түгел.

Дәвамы. Әңгәмәнең башы белән сайттан танышырга мөмкин:

  • Район башлыгы 2025 елга йомгак ясый: Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм даими оештырыла
  • Икътисадый үсеш һәм яңа сәнәгать мәйданчыклары: Кукмара районы үсештә

Кукмарабыз үз үсеш юлын ышанычлы дәвам итә: сәнәгать мәйданчыклары киңәя, яңа социаль объектлар сафка баса, төзекләндерелә, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә инфраструктура камилләшә, халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Бу уңышларның нигезендә, әлбәттә, планлы эш, уйланылган карарлар һәм район мәнфәгатьләре өчен янып-көеп хезмәт куючы бердәм команда тора. 

Райондагы юллар һәм торак төзелеше турында район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмә кордык.

— Сергей Димитриевич, торак төзелеше, юллар мәсьәләсе халыкны аеруча кызыксындыра. Бу юнәлештә нинди планнарыгыз бар?
— Райондашлар, аеруча яшьләр белән очрашып-сөйләшкәндә, еш кына лифт белән җиһазландырылган күпкатлы йортларның төзелүен телиләр иде. 2025 елда районыбызда тарихи вакыйга булды — шәһәрнең Степан Разин урамында лифтлы, 8 катлы йорт салына башлады. Бу — күптән көтелгән адым. Алга таба аның янәшәсендә тагын шундый ук ике өй калкып чыгачак. Нур Баян урамында исә аннан да биегрәк күпкатлы өч йорт төзү планлаштырыла. Халыкта фатирларга ихтыяҗ бар. 

Йортны төзү генә түгел, аның янәшәсендә социаль объектлар, шулай ук ял урыннары, парк-скверлар да булу мөһим. Кукмарага ял зоналары, отель, кунакханә, уен мәйданчыклары, яшьләр өчен боулинг уйнау урыны да кирәк. Безнең ул юнәлештә фикерләребез, уйларыбыз бар. 

Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча торак төзелеше актив дәвам итә. Быел 30 йорт салынып, хуҗаларына тапшырылса, киләсе елга тагын 26 райондашыбыз йортлы булачак. Районда барлыгы 7 зонада 90нан артык йорт төзү планлаштырыла. Дәүләт тарафыннан 65 процент финанслау каралган.

Авыл җирлекләрендә хәзер тормыш шартлары шәһәрнекеннән ким түгел. Шуның өчен дә районга кайтып, эшкә урнашырга, программада катнашырга чакырам. 

Юллар, тротуарлар ясау, су белән тәэмин итү системаларына реконструкция дә этаплап алып барыла. 78 миллион сумлык Федераль грант откан идек. Аның хисабына велосипедчылар, җәяүле юллары ясау, яктырткычлар кую планлаштырыла. Проект үзәк урамнан «Олимп» боз сараена кадәрге араны үз эченә ала. Тимер юл буйлап өстәмә юл булдырылган иде. Анда да дәвам итәсе эшләр бар. 

Киләсе елның планына шәһәрнең шактый гына урам юлларына асфальт салу кертелде. Шулай ук әле районда начар хәлдәге төп автомобиль юллары да бар. Поршур, Нырты һәм башка юллар буенча сораулар шактый керә. Без аларның һәрберсен әкренләп төзекләндерәчәкбез, яңартачакбыз.

Әңгәмәнең ахырын сайтта биреләчәк материалдан укырга мөмкин.

Фото: Илназ Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев