Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, хезмәтегездә уңышлар һәм имин көннәр телим, диелә котлауда.

Район башлыгы Сергей Димитриев Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавын җиткерде:

– Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Табиб һөнәре – иң җаваплы, иң изге һәм җәмгыять өчен гаять мөһим хезмәтләрнең берсе. Сез көн саен кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен көрәшәсез, авыр минутларда ярдәм кулы сузасыз, өмет һәм ышаныч бүләк итәсез. Һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, шәфкатьлелегегез һәм фидакарь хезмәтегез зур хөрмәткә лаек.
Районның сәламәтлек саклау системасында хезмәт куючы һәр белгечкә намуслы хезмәте, үз эшенә тугрылыгы һәм кешеләргә булган игътибары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезнең хезмәтегез ярдәмендә меңләгән кеше яңадан сәламәтлеккә ирешә, яшәүгә өмет ала.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, хезмәтегездә уңышлар һәм имин көннәр телим.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев