Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы артистлары «Туым жондызы» — «Раштуа йолдызы» конкурс-фестивалендә Гран-при һәм башка бүләкләр яулады

Керәшен җырын яшь башкаручыларның конкурс-фестивале Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәнит үзәгендә узды.

Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Туым жондызы»-«Раштуа йолдызы» керәшен җырларын яшь башкаручыларның XIII республика конкурс-фестиваленең Гала-концерты узды. Конкурс-фестивальдә катнашучыларның барысы да I һәм II дәрәҗә лауреатлар булды һәм махсус дипломнарга, истәлекле бүләкләргә ия булды. 

Солистлардан Югары Чура мәктәбе укучысы Алевтин Герасимов, Түбән Үрәс мәктәбеннән Богдан Андреев, Кече Чура авылы клубы каршында эшләүче «Ялкын» ансамбле — II дәрәҗә лауреатлар, Югары Чура балалар бакчасыннан «Бөрлегәнем» балалар коллективы һәм Поршур авылы балалар бакчасы тәрбиячесе, солист Зоя Николаева I дәрәҗә лауреатлар булды. Зоя Николаевага шулай ук солистлар арасында конкурс-фестивальнең Гран-при бүләге һәм 50 мең сумлык сертификат бирелде.

фото: Алиня Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев