Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара өченче урта мәктәбендә хәрбиләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Райондашларыбыз һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр.

Бүген Кукмара өченче урта мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Геройлар, әлеге белем йортының чыгарылыш укучылары Әсгатҗанов Айрат Рафил улы, Мошкин Максим Анатольевичлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды. 

Кукмара өченче урта мәктәбендә хәрбиләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, районның «Офицерлар союзы» рәисе вазыйфасын башкаручы Раиф Гомәров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар, хәрбиләрнең якыннары, сыйныфташлары, укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты. 

Кукмара өченче урта мәктәбендә хәрбиләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Әсгатҗанов Айрат Рафил улы 1973 елгы була. Ул әлеге мәктәптә 1980-1990 елларда белем алган. Якташыбыз 2024 елның 17 гыйнварында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була. 

Кукмара өченче урта мәктәбендә хәрбиләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды

1999 елда дөньяга килгән Мошкин Максим Анатольевич биредә 2006-2016 елларда укыган. Максимның гомере 2024 елның 25 октябрендә өзелгән. 

Хәрбиләрнең икесе дә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр. 
Тантанада райондашларыбыз турында җылы сүзләр әйтелде, хатирәләр барланды. 
Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такталар янына чәчәкләр салдылар.

Кукмара өченче урта мәктәбендә хәрбиләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев